16 май 2016 яңалыклары
-
Зур Нөркәйдә әфганчы Рамил Әбделминов яшәгән йортка истәлек тактасы беркетү тантанасыннан видеорепортаж
14 майда Зур Нөркәйдә әфганчы егет Рамил Әбделминов яшәгән йортка истәлек тактасы беркетү тантанасы үткән иде. Сезгә анда яңгыраган җырларның видеоязмаларын тәкъдим итәбез.
-
Районда үтәчәк Сабантуй бәйрәмнәренең төгәл көннәре билгеле
Районда үтәчәк Сабантуй бәйрәмнәренең төгәл көннәре билгеле булды. Сарманда ул - 4 июньдә, авылларда һәм Җәлил бистәсендә 5 июньдә үтәчәк. Сүз уңаеннан Казан шәһәрендә Сабантуй 28 майда булачак.
-
Җәлил спортчылары горурлык хисе тудыра
Фидакарь уен (Көтеп алынган җиңү) Безнекеләр бүген мәйдан тота, Өзеп сүзен әйтә кирәктә. Әйе, 14 мең халкы булган Җәлил бистәсе талантлы ул-кызларга гаять бай. Шәһәр тибындагы поселокның төп байлыгы, әлбәттә, аның тырыш, хезмәт сөючән, бердәм халкы. Чыннан да, безнекеләр бүген туры мәгънәсендә мәйдан тота. Сүзем Россия күләмендә искиткеч җиңү яулап,...
-
"Бергә чакта" фотоконкурсы. Сарманнан Хәбибуллиннар гаиләсе
Сарман авылында яшәүче Алия Хәбибуллина "Бергә чакта" конкурсына фотолар җибәрде. Фотода ул үзе, тормыш иптәше Альберт, уллары Артур һәм Алмаз сурәтләнгәннәр. Кызганычка каршы, хәзер инде Альберт безнең арабызда юк...
-
Чираттагы киңәшмә Даулы болында үтте
Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе бүген Даулы болында узды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин халкыбызның милли бәйрәмен - Сабантуйны үз югарылыгында, уңайлы шартларда күңелле ял итәрлек итеп үткәрү буенча җитәкчеләр алдына конкрет бурычлар куйды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова кайсы оешманың нинди эш өчен җаваплы булуына аерым тукталды. Соңыннан Фәрит Мөнәвирович...
-
Районнан биш егет Сергиев-Посад районы Шарапово бистәсенә хәрби хезмәткә киттеләр
Бүген Сарманда язгы чакырылышның икенче "отправкасы" булды. Сарман һәм Мөслим районнарыннан 5 шәр егет Мәскәү өлкәсе Сергиев-Посад районы Шарапово бистәсендә урнашкан хәрби частьтә хезмәт итәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге частьне безнең район һәм мөслимлеләр хакимият килешүе нигезендә шефлыкка алдылар. Шулай ук укыгыз: Районда язгы чакырылышның беренче "отправка"сы булды "Җәлил" агрофирмасы буй...