5 май 2016 яңалыклары

  • 5 май 2016 - 12:53
    Саклаубаш авыл җирлегендә "Ветеранны котла!" акциясе кысаларында эшләр башкарыла
    "Ветеранны котла!" акциясе кысаларында Саклаубаш авыл җирлегендә сугыш ветераннарына, ирләре сугышта катнашкан тол хатыннарга, тыл ветераннарына ярдәм итү эшләре башкарыла. Җирлектә бер сугыш ветераны - Мизхәт Хәлилов, 10 тол хатын, 25 тыл ветераны бар. Җиңүнең 71 еллыгына ветераннарга президентыбыз котлаулары, бәйрәм пакетлары тапшырылды. Ветераннарыбыз шулай зурлаганнары өчен зур рәхмәт җиткерделәр....
    567
    0
    0
  • 5 май 2016 - 12:12
    Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә ямьләндерү эшләре бара
    Яз җиткәч тирә-юнь ямьләнә. Табигать - үзеннән үзе, ә яшәү, эш урыннарын, бакчаларын кешеләр үзләре матурлый. Тирә-юнь ямьләнгәндә, без дә кырда калмаска булдык һәм матбугат үзәге каршына бархатцы чәчәкләре утырттык. Тиздән алар матур булып үсәрләр.
    591
    0
    0
  • 5 май 2016 - 11:05
    Сарманда Җиңү Көненә репетиция ясыйлар
    Сарманда Җиңү Парадына әзерләнү дәвам итә. Аңа кадәр күп тә калмады бит - нибары дүрт көн! Бүген әзерлекнең иң кызу вакытларының берсе - туры мәгънәсендә дә, күчерелмә мәгънәдә дә.
    724
    0
    0
  • 5 май 2016 - 08:14
    Җəлил китапханəсендə "Тынгысыз җанлы галим-язучы" дигән китап күргəзмəсе оештырылды
    Районыбызның күренекле шəхесе, академик, язучы-журналист, шагыйрь - Дамир Гарифуллин 5 майда үзенең гомер бəйрəмен билгелəп үтə. Шул уңайдан Җəлил поселок китапханəсендə язучының тормыш һəм иҗат юлына багышланган «Тынгысыз җанлы галим-язучы» исеме астында китап күргəзмəсе оештырылды. Сарман муниципаль районы порталы
    566
    0
    0
  • 5 май 2016 - 07:29
    Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кыяр һәм борыч белән салкын аш
    Сезгә кыяр һәм борыч белән салкын аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кабак төшләре - 2 аш калагы; - шикәрсез йогырт - 250 грамм; - ак икмәк - бер телем; - кедр чикләвеге - 1 чәй калагы; - кыяр - 400 грамм; - кызыл баллы борыч - 50 грамм....
    911
    0
    0
  • 5 май 2016 - 06:13
    Сарманда җирле үзидарә буенча Викторина җиңүчеләре бүләкләнде
    21 апрель көнне Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелде. Шул унайдан район Советы инициативасы белән мәгариф учреждениеләрендә укучылар арасында җирле үзидарә буенча Викторина игълан ителгән иде. Әлеге Викторинада 30 укучы катнашты. Аларның 5се бәйгедә җиңү яулады. Җиңүчеләр Алсу Афзалетдинова - Сарман урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Аделина һәм Алина Хәмитовалар...
    565
    0
    0
  • 5 май 2016 - 05:21
    Карашай Саклау авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол калган хатыннарына бүләкләр тапшырылды
    Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Карашай Саклау авыл җирлегендә сугыш ветераннарының тол калган хатыннарына бүләкләр һәм өйләренә истәлек такталары тапшырылды.
    591
    0
    0
Реклама