28 апрель 2016 яңалыклары

  • 28 апрель 2016 - 13:52
    Җәлилдә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үттеләр
    Сөекле шагыйребез - Габдулла Тукайның апрель аенда туган көне. Бу көннәрдә милләтебез халкы, дөньяның кайсы гына төбәгендә яшәсә дә, аның 130 еллыгын билгеләп үтә. Менә без дә 27 апрельдә Мәдәният сараена исемле бәйрәм кичәсенә җыелдык. Үзәк китапханә мөдире Гүзәл Шакирова һәм Алинә Зиннәтуллина тарафыннан оештырылган кичә иде бу. Бәйрәмне Габдулла...
    478
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 13:26
    Зур Нөркәй урта мәктәбендә өмә узды
    Кичә Зур Нөркәй урта мәктәбендә өмә булды. Һәммәсе дә, бердәм булып, мәктәп территориясен чүптән һәм кипкән үләннән арындырдылар, яшелчә бакчасын чистарттылар, мәктәп алдын себерделәр. Мәктәп тирәсе матурланып калды.
    532
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 12:31
    Район автомобиль сөючеләре куркынычсызлык каешларын эләктермичә генә йөриләр
    Кичә районда «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде. Ул иртән 7.00 дән 8.30 сәгатькә кадәр дәвам итте. Аның барышында 42 транспорт чарасы туктатып тикшерелде. 10 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Алар барысы да куркынычсызлык каешларын кулланмау белән бәйле булдылар.
    610
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 11:57
    28 апрель – Бөтендөнья хезмәт саклау көне
    28 апрельне Халыкара хезмәт оешмасы Бөтендөнья хезмәт саклау көне дип игълан итте. Аның башкача исеме дә бар - Бөтендөнья эш урынында куркынычсызлык һәм сәламәтлек көне. Беренче тапкыр әлеге дата 2003 елда билгеләп үтелде. Ул эш урынында һәлак булган яки зыян күргән эшчеләр истәлегенә үткәрелә башлый. Хәзерге вакытта хезмәт саклау көнендә...
    595
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 11:17
    Ләшәү Тамак мәктәбендә "Җир хартиясе" дәресе үткәрелде
    27 апрель көнне Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-9нчы сыйныф укучылары катнашында "Җир хартиясе" дәресе үткәрелде. Укучылар дәрестә Җир хартиясенең принциплары белән таныштылар, кешеләрнең иминлеге биосфераны һәм аның экологик системаларын, үсемлек һәм хайваннарның күптөрлелеген, туфракның уңдырышлыгын, су һәм һаваның чисталыгын саклауга бәйле булуы турында сөйләделәр.
    464
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 10:10
    Җәлилдә шахмат ярышы үтәчәк
    5 майда 8.30-11.00 сәгатьләрдә Җәлил поселогында "Дебют" шахмат клубында мәктәп укучылары өчен шахмат ярышлары үткәрелә. Команданың составы 4 шахматчы - 2 малай, 2 кыздан торырга, заявкада катнашучының исем-фамилиясе, туган елы күрсәтелергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: 8-9053715462.
    604
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 09:04
    Матбугат үзәгеннән көн рецепты – какланган тавык белән кабак ашы
    Сезгә какланган тавык белән кабак ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - зәйтүн мае - 2 аш калагы; - кабак - 300 грамм; - кызыл ясмык - 200 грамм; - бәрәңге - 3 данә; - башлы суган - 1 данә; - кишер - 1 данә; - тоз, тартылган кара борыч...
    3
    0
    0
  • 28 апрель 2016 - 07:17
    Саклаубашта үткән Тукай бәйрәмендә Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары катнаштылар
    Саклаубаш мәдәният йортында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган зур шигырь бәйрәме узды. Анда Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары булдылар. Бәйрәмне Саклаубаш авыл җирлеге рәисе Әлфис Мөхәммәтгәрәев ачып җибәрде. Анда районшагыйрьләре һәм үзешчән артистлары катнашты. Алар Тукайга багышлап иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар. Бәйрәм укучылар...
    657
    0
    0
Реклама