27 апрель 2016 яңалыклары
-
Сарманда үткән "Тукай, син мәңге яшь" бәйрәменнән видеорепортаж
Кичә Сарманда "Тукай, син мәңге яшь" бәйрәм чарасы үтте. Сезнең хөкемгә аннан видеоязмалар тәкъдим итәбез.
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре санитар сәгатькә чыктылар
Бүген матбугат үзәге территориясендә чираттагы өмә узды. Санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелгән өмәдә корыган һәм начар хәлдә булган агачлар, ботаклар киселде, чүпләр җыелды.
-
"Сарман" агрофирмасында шикәр чөгендере чәчүгә керештеләр
Районда бөртекле культуралар белән беррәттән шикәр чөгендере чәчү дә бара. Бу эшкә беренчеләрдән булып «Сарман» агрофирмасы механизаторлары Данияр Зәйнәпов, Дәвис Хөснуллин, Илгизәр Сабиров чыктылар. Кичә аларга Айдар Рәхимов һәм Ринат Сәгъдәтов кушылды. Аларның тракторларына 18 рәтле «Монопил» чәчкечләре көйләнгән. Бүген исә эшкә агрофирмага быел гына кайтартылган 24 рәтле чәчкечләр дә...
-
Наталья Фишман һәм Әнвәр Залаков районга эшлекле сәфәр кылдылар
ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, "Татмелиорация" Траст компаниясе җәмгыяте генераль директоры Әнвәр Залаков бүген районга эшлекле сәфәр кылдылар. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Кунаклар иң элек Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган мемориалга чәчәкләр салдылар. Аннан алар ял паркында башкарылган эшләрне карадылар, фонтанлы паркта булдылар. "Татар Илеге"...
-
Сарманда "Куркынычсыз тәгәрмәч" район конкурс-фестивале үтте
27 апрельдә район мәктәпләренең 9-11 яшьлек укучылар арасында шәхси-команда беренчелеге өчен яшь инспекторларның "Куркынычсыз тәгәрмәч" район конкурс-фестивале уздырылды. Конкурста 19 мәктәптән икешәр кыз һәм малай ярышты. Алар дүрт төрле ярышта көч сынаштылар. Ярышлар кызыклы, эчтәлекле үтте. Конкурс нәтиҗәләре Шәхси беренчелек "Юл йөрү кагыйдәләре знатоклары" 1. Алинә Ситдыйкова (Сарман гимназиясе) 2....
-
Сарманда Җиңү Парадына әзерлек дәвам итә
Районда Җиңү Парадына әзерлек бара. Хәзерге вакытта Сарманда маршировка бара. Анда ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, мәгариф бүлеге белгечләре, мәктәп укучылары, аграр көллият студентлары, аларның укытучылары, бүгенге Призывник көнендә булган егетләр катнашалар.
-
Сарманда Призывник көне узды
Бүген "Сарман" кинотеатрында Призывник көне үтте. Анда муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Сөббух Гыйбадуллин, Әфган...
-
Өчөйле Саклауда "Бар сөюем – халкыма" дигән кичә үткәрелде
Габдулла Тукай - үзенең исеме һәм иҗаты белән татар халкы тарихында иң олы урын алган ,халык күңелендә иң якты янган йолдыз. Ул калдырган мирас, андагы рухи байлык - милләтебезнең мактанычы, горурлыгы. Шул уңай белән Өчөйле Саклау авыл клубында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга "Бар сөюем - халкыма" дип исемләнгән...
-
Күтәмәле мәктәбе укучысы фәнни-гамәли конференциядә икенче урын алды
22-23 апрель көннәрендә Кукмара бистәсендә Рөстәм Үтәмешев исемендәге фәнни-гамәли конференция булды. Күтәмәле мәктәбе укучысы Динар Гирфанов "Экология һәм география" секциясендә икенче урын алды, грамота һәм медаль белән бүләкләнде. Җитәкчесе - биология укытучысы Ринат Дәүләтов.
-
Зур Нөркәй мәктәбендә Тукайга багышланган Бердәм дәрес үткәрелде
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбендә шагыйрьгә багышланган Бердәм дәрес үткәрелде. Укучылар бөек шәхесебезнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, ул йөргән юллар буйлап "сәяхәткә" чыктылар. Шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар. Соңыннан шагыйрьнең тормышы, һәм иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.