12 апрель 2016 яңалыклары

  • 12 апрель 2016 - 13:02
    Ләшәү Тамак мәктәбе укучылары спорт ярышларында призлы урыннар алдылар
    Ләшәү Тамак төп гомум белем бирү мәктәбе укучылары районкүләм уздырылган гер күтәрү, көрәш ярышларында катнаштылар. Алар призлы урыннар яуладылар.
    444
    0
    0
  • 12 апрель 2016 - 12:35
    Сарманның "Лилия" балалар бакчасында "Космонавт булыр идем" дигән бәйрәм иртәсе үтте
    Бүген Сарман "Лилия" балалар бакчасында, Космонавтика көне уңаеннан, "Космонавт булыр идем" дигән бәйрәм иртәсе узды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзара көч сынаштылар. Күңелле ярышлар, викторина сорауларына җавап бирү аркылы алар үзләренең космос турындагы белемнәрен тагын да баеттылар. Галәм киңлекләрен иңләп кайткан этләр - Белка, Стрелка, Лайка белән таныштылар....
    732
    0
    0
  • 12 апрель 2016 - 10:44
    Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кәбестә һәм кишер белән ит салаты
    Сезгә кәбестә һәм кишер белән ит салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - йомшак сыр - 1 кап; - кишер - 1 данә; - сыер ите - 200 грамм; - тоз, борыч, майонез - тәм буенча; - ак күчәнле кәбестә - 300 грамм. Итне кишер, суган һәм тәмләткечләр белән пешерәбез....
    515
    0
    0
  • 12 апрель 2016 - 08:01
    Сарайлыда Наил Мөхәммәтов истәлегенә гер спорты буенча ярышлар үтте
    8 апрельдә Сарайлы авылында Наил Мөхәммәтов истәлегенә гер спорты буенча X шәхси-команда ярышлары үтте. Аларда 14 командадан 78 укучы - 41 егет һәм 37 кыз катнашты. Аның төп максатлары - яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту һәм гер спортын популярлаштыру. Ярышларның төп хөкемдары һәм аларны оештыручы Нәркиз Мөхәммәтов булды....
    0
    0
    0
  • 12 апрель 2016 - 06:58
    Сарманда ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән өчен әҗәтлеләр буенча рейд үтте
    Бүген Сарманда район ЮХИДИ бүлекчәсе һәм суд приставы хезмәткәрләре штрафларны вакытында түләмәгән өчен әҗәтлеләр буенча рейдка чыктылар. Бу чарада "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре дә катнаштылар.
    495
    0
    0
  • 12 апрель 2016 - 05:13
    Сарман сәнгать мәктәбе кафесы янында акча янчыгы табылган
    Исегездә булса, без сезгә Сарман сәнгать мәктәбе кафесы янында акча янчыгы табылганы турында хәбәр иткән идек. Ул анда 8 мартта ук табылган булган. Тик аның хуҗасы һаман килмәде. Хәзерге вакытта акча янчыгы редакциядә. Шулай ук 2-57-76 номеры буенча да шалтыратып белешә аласыз (дүшәмбе-җомга, 8.00дән 17.00гә кадәр).
    0
    0
    0
Реклама