26 март 2016 яңалыклары
-
Район газетасына очсыз бәядән язылу өчен санаулы көннәр калды
1 апрельдән газета-журналларга 2016 елның икенче яртыеллыгы өчен язылу башлана һәм … бәяләр арта. Бу шаярту түгел! Ә аңа кадәр яраткан газетагызга - «Сарман»га иске бәядән язылып кала аласыз. Газетага почта бүлекчәләрендә дә, Интернет аша да язылырга мөмкин. Редакциягә килеп язылганда, ул очсызрак, тик газетаны килеп тә аласы була. Шулай...
-
Күтәмәледә "Ихлас" дини "Хатын-кызлар җәмгыяте" җитәкчесе Рәйхана Ханнанова белән очрашу була
2 апрель көнне 9.00 сәгатьтә Күтәмәле мәдәният йортында Татарстан Республикасы "Ихлас" дини "Хатын-кызлар җәмгыяте" җитәкчесе Рәйхана Ханнанова белән очрашу була. Очрашуга хатын-кызлар чакырыла.
-
"Җәлил" агрофирмасында техник карау узды
24 мартта "Җәлил" агрофирмасы буенча авыл хуҗалыгы техникасына техник карау үтте. Аларны язгу чәчүгә әзерләп куйдылар. Техник карауны Дәүләт техник күзәтчелеге җитәкчесе Альберт Сәлахов үткәрде.