6 март 2016 яңалыклары
-
"Яз гүзәле". Сарманнан Айзилә Зиятдинова
"Минем исемем Айзилә. Бүгенге көндә Сарман авылында яшим. Миңа 7 яшь. Беренче сыйныфта укыйм. Спортчы булырга хыялым бар", дип язды безгә Айзилә Зиятдинова.
-
"Яз гүзәле" конкурсында Сарманнан Айсылу Хафизова катнаша
Мин - Хафизова Айсылу. Миңа 22 яшь. Мортыштамак авылында туып-үстем, аннары гаиләбез белән Сарманга күчеп килдек. 2011 елда Сарман урта мәктәбен тәмамладым, шуннан соң Казанга киттем, уңышлы гына Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясына укырга кердем. Балалар бакчасына йөргән вакытларда ук бәйрәмнәрдә катнашырга, оештырып, булышып йорергә ярата...
-
"Яз гүзәле". Сарманнан Милана Суханова
"Безнең кечкенә "Яз гүзәлебез" - Милана. Аңа ике яшь", дип язды Сарманнан Светлана Суханова.
-
Сарманда "Созвездие-Йолдызлык-2016" фестиваленең II туры үткәрелә
Бүген, 6 март көнне, район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2016" фестиваленең II туры үткәрелә. Кичәге кебек үк, балалар һәм яшьләрнең чыгышына мәртәбәле жюри бәя бирә. Ә кичен шушында ук гала-концерт булачак.