3 март 2016 яңалыклары

  • 3 март 2016 - 13:47
    Үзәк район хастаханәсендә "Респиратор инфекцияләр" темасына конференция үтте
    Бүген Сарман үзәк хастаханәсендә "Респиратор инфекцияләр" темасына конференция узды. Конференциядә хастаханә табиблары һәм Казан шәһәреннән килгән кунаклар катнашты. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
    593
    0
    0
  • 3 март 2016 - 12:12
    Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тамчы шоу" дигән интеллектуаль уен үтте
    29 февраль көнне "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тамчы шоу" дип исемләнгән интеллектуаль уен үтте. Әлеге уен-тамаша татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Сәлимҗанова җитәкчелегендә 6 нчы сыйныф укучылары өчен әзерләнде. Укучылар Муса Җәлилнең иҗатын, тормыш юлын яхшы белүне, аның героик язмышы белән горурлану хисләрен күрсәттеләр....
    601
    0
    0
  • 3 март 2016 - 11:22
    Роспотребнадзор шоколад ашауны тыя
    Роспотребнадзор идарәсендә республика халкына "Марс" шоколадларында пластмасса табылуын хәбәр итәргә боерганнар. Пластмасса кисәкләре табылу аркасында, 2015 елның 5 декабреннән 2016 елның 18 гыйнварга кадәр аралыкта җитештерелгән шоколадларны сатудан кире алганнар. Нидерландта ясалган партия дөньяның 57 иленә җибәрелгән булган. Безнең илгә ул партия кертелмәгән булса да, батончикны ашаганда сак булу сорала....
    677
    0
    0
  • 3 март 2016 - 10:43
    Якташыбыз Люция Зиннурованың "Ак бураннар ялкыны" исемле китабы чыкты
    Татарстанның атказанган укытучысы Люция апа Зиннурованың "Ак бураннар ялкыны" исемле китабы дөнья күрде.
    699
    0
    0
  • 3 март 2016 - 09:51
    Ра­йон ху­җа­лык­ла­рын­да көн са­ен 57,7 тон­на сөт са­вы­ла
    Бү­ген ра­йон ху­җа­лык­ла­рын­да көн са­ен 57,7 тон­на сөт са­вы­ла. Уз­ган ел­ның шул чо­ры бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, бу 3,3 тон­на­га ар­тыг­рак. Бер сы­ер­га ур­та­ча исәп­лә­гән­дә, сөт са­ву 11,2 ки­лог­рамм тәш­кил итә. Иң юга­ры күр­сәт­кеч - 15,2 ки­лог­рамм - бе­лән «Җә­лил» аг­ро­фир­ма­сы ба­ра. Аның Ис­ке Мин­зә­лә­баш фер­ма­сын­да исә һәр сы­ер­дан ур­та­ча 18,4 ки­лог­рамм...
    459
    0
    0
  • 3 март 2016 - 08:50
    Район язучылары – ялган фактларга каршы
    Бөтендөнья язучы көне (тулы исеме - Бөтендөнья язучы өчен тынычлык көне) - 3 мартта үткәрелә торган бәйрәм. Аның максаты - "дүртенче власть"не демократик матбугатның тискәре аспектларына каршы булырга, ялган язмалардан, төрле ихтыяҗлар өчен фактларны тупас бозудан тыелып торырга өндәү. Әлеге бәйрәм "тамырлары" белән 1921 елга карый. Ул елны Лондонда ПЕН-клуб...
    593
    0
    0
  • 3 март 2016 - 07:44
    Сарманда "Созвездие-Йолдызлык-2016" фестиваленең зона этабы үтәчәк
    5-6 март көннәрендә район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2016" XVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы үтәчәк. Анда Сарман, Зәй, Түбән Кама районнарыннан җырчылар, бию коллективлары, ансамбльләр катнашачак. Яшь артистлар "Бию" (5-11, 12-26, 17-21 яшьлекләр), "Вокал-соло" (5-7, 8-11, 12-15, 16-21 яшьлекләр), "Вокаль ансамбльләр" (5-11, 12-15, 16-21 яшьлекләр) һәм "Конферанс"...
    859
    0
    0
  • 3 март 2016 - 06:31
    Наталья Крачковская вафат
    Бүген Мәскәүдә 77 яшендә Россиянең атказанган артисткасы Наталья Крачковская вафат булды. Ул миокард инфаркты диагнозы белән хастаханәгә эләккән булган. 27 февральдән ул бик авыр хәлдә яткан. ria.ru сайтыннан фото
    651
    0
    0
  • 3 март 2016 - 04:55
    Матбугат үзәгеннән көн рецепты
    Сезгә кокос ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кокос сөте - 450 мл; - тавык шулпасы - 450 мл; - шампиньон - 8 данә; - тавык түше - 2 данә; - кишер - 1 данә; - имбирь - 1 данә; - кызыл чили борычы - 1 данә; - балык...
    5
    0
    0
Реклама