2 март 2016 яңалыклары
-
Сарманда яшьләр иҗтимагый Советы, аграр яшьләре һәм "Яшь гвардия" берләшмәләренең берләштерелгән утырышы үтте
Бүген район Советы депутатлары - район Советы рәисе урынбасары Гүзәл Гәрәева, Җәлил бистәсе башлыгы Ленар Бадыйков, "Бердәм Россия" сәяси партиясе фракциясе җитәкчесе - социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе Альбина Сабирова, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин катнашында район яшьләр иҗтимагый Советы, аграр яшьләре һәм "Яшь гвардия"...
-
Иске Кәшердән Разия Рамазанова "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең призына ия булды
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үзенең абунәчеләре арасында "Подписка өчен - IPad" конкурсын үткәрүне дәвам итә. Аның нәтиҗәләре билгеләнде. Әлеге конкурста теләгән һәркем катнаша алды. Аның шартлары буенча "ТАТМЕДИА"га караган, ким дигәндә, өч басмага язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәләрен оештыручыларга җибәрергә кирәк иде. Кем күбрәк языла, шуның җиңү мөмкинлеге зуррак булды. Айпад, фотоаппаратлар,...
-
"Сарман" радиосының булачак дикторлары безгә кунакка килделәр
Бүген "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә" җирле радионың булачак дикторлары килделәр. Алар Сарман гимназиясенең 5 "А" сыйныфында укыйлар икән. Балалар безнең өметләрне багларлар дип ышанабыз!
-
Районда давыл булуы ихтимал
Татарстан көчле кар яву һәм буран көтелә. Һава торышы бүген кич белән бозылачак һәм иртәгә, 3 мартта гына, яхшырачак. Көчле җил дә булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк. Шуңа күрә сак йөрергә киңәш ителә.
-
Карашай Саклауда мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсе үтте
Карашай Саклау авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинар киңәшмәсе үтте. Семинарда "Уңай заряд бездән! Алкышлар сездән!" дип исемләнгән концерт күрсәтелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Фоторепортаж - Сарман муниципаль районы порталында.
-
Кәүҗияк мәктәбендә февраль хәрби-патриотик айлык буларак үтте
Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә февраль ае хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дип игълан ителде. Шул айлык кысаларында мәктәптә бик күп чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныфлар укучылары патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган шигырь укучылар бәйгесендә актив катнаштылар. "Үлемне җиңгән шагыйрь" дигән темага телдән журнал үтте. Дүрт бүлектән торган журнал...
-
Татарстанда локомотив белән инкассация автомобиле катнашында авария булды
Яшел Үзән шәһәрендә инкассация автомобиле йөртүчесе, светофорның кызыл төсе януга карамастан, тимер юлга чыга. Шул вакытта аңа локомотив килеп бәрелә. Нәтиҗәдә инкассатор тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Атна вакыйгалары
-
Сарманда "Яшел ут" смотр-конкурсының район этабының финалы үтте
Бүген Сарманда балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр арасында үткәрелүче «Яшел ут» смотр-конкурсының район этабының финалы үтте. Ул "Лилия" балалар бакчасында үткәрелде. Бакчага йөрүче балалар һәм аның хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләре тематикасына багышланган тамаша күрсәттеләр. Тәрбиячеләр докладлары тыңланды, презентацияләр күрсәтелде. Алдынгы тәрбиячеләргә һәм балалар бакчалары коллективларына...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты
Хөрмәтле дуслар! Сезгә кабак һәм гөмбә белән токмач рецептын тәкъдим итәбез. Моның өчен кирәк була: - феттучини пастасы - 500 грамм; - кабак - тәм буенча; - шампиньоннар - 200 грамм; - тавык шулпасы - 500 миллилитр; - ак май - 50 грамм; - сарымсак - 4 тырнак; - каймак...