29 февраль 2016 яңалыклары
-
Татар галиме Фоат Ганиев вафат
Мәшһүр татар зыялысы - профессор, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, РФның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Фоат Әшрәф улы Ганиев 86 нчы яшендә кичә, 28 февраль көнне, вафат булган....
-
Хатын-кызлар 8 Мартка нинди бүләк көтә?
Тиздән 8 Март якынлаша. Ир-егетләр сөйгән ярларына, якыннарына, туганнарына бүләкләр әзерли башлаячаклар. Ә хатын-кыз нинди бүләк өмет итә икән? Моны сораштыру күрсәтер.
-
Карашай Саклау мәктәбендә бәйрәм уңаеннан төрле чаралар үтте
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Карашай Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбендә төре чаралар узды. 22 февральдә укучылар физкультура укытучысы Фәрит Гыйләҗев оештырган төрле спорт ярышларында катнаштылар. Алар мылтыктан аттылар, очкычлар ясап очырттылар, спорт өлкәсендә көч сынаштылар. 24 февральдә, кичке якта, укучыларның әтиләре белән бергә ярышы булды. Алар, ике командага бүленеп,...
-
Хәбәрләр
Узган атнада район мәдәният йортында "Без бәхетле буын-2016" фестиваленең зона этабы үтте. Анда Татарстанның көняк-көнчыгыш районнарында урнашкан көллият һәм техникумнарда белем алучы студентларның җыр-моңга булган сәләтләре бәяләнде. Студентлар үз көллият һәм техникумнарын якларга тиеш иде. Алар уку йортлары әзерли торган белгечлек юнәлешләрен эченә алган музыкаль композицияләр дә күрсәттеләр.Фестивальдә катнашучыларны Татарстан...
-
Рангазар китапханәсендә "Юбилей – бәйрәмгә сәбәп" дигән очрашу кичәсе үтте
26 февральдә Рангазар авыл китапханәсендә "Юбилей - бәйрәмгә сәбәп" дигән очрашу кичәсе үткәрелде. Рангазар авыл китапханәсенең эшли башлавына 75 ел тулды. Очрашуга 1945 елның июль-ноябрь айларында китапханәдә эшләгән сугыш ветераны Ситдыйков Мехаматхан Ситдыйк улы һәм 1964 елның июль аеннан 1991 нче елның сентябрь айларына чаклы эшләгән Хөсәенова Гиная Хаҗи кызы...
-
Сарманлылар мартта дүрт көн рәттән ял итәчәкләр
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы хәбәре буенча, март аенда дүрт көн рәттән ял булачак. 8 Март -Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көнгә туры килә, 3 гыйнварда якшәмбегә туры килгән ял көне - 7 март дүшәмбегә күчерелде. Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы графигы...