27 февраль 2016 яңалыклары
-
Районның кызлар һәм егетләр командалары Бөтенроссия Спартакиадасының волейбол буенча зона ярышларында икенче урын алдылар
Җәлил поселогында мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия Спартакиадасының волейбол буенча зона ярышлары тәмамланды. Анда урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Егетләр 1. Яр Чаллы шәһәре командасы. 2. Сарман районы командасы. 3. Минзәлә районы командасы. Кызлар 1. Яр Чаллы шәһәре командасы. 2. Сарман районы командасы. 3. Минзәлә районы командасы.
-
Районның кызлар һәм егетләр командалары Бөтенроссия Спартакиадасының волейбол буенча зона ярышларында беренче урын өчен көрәшәләр
Хәзерге вакытта Җәлил поселогында мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия Спартакиадасының волейбол буенча зона ярышларының хәлиткеч мизгелләре бара. Сарман районының кызлары да, егетләре дә беренче урын өчен уйныйлар.
-
Җәлилдә Бөтенроссия Спартакиадасының волейбол буенча зона ярышлары үтә
Бүген Җәлил поселогында мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия Спартакиадасының волейбол буенча зона ярышлары үтә. Анда республиканың ун районыннан командалар катнаша. Район командасын Җәлилнең икенче санлы мәктәбе тәкъдир итә. Егетләр командалары - Җәлил гимназиясе спорт залында, кызлар командалары "Батыр" спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында уйныйлар. Безнең егетләр дә, кызлар да финалга чыктылар.