26 февраль 2016 яңалыклары
-
Сарманлыларга машиналарын газ ягулыгына күчергән өчен субсидия биреләчәк
Татарстанда 1 марттан машинасын газ ягулыгына күчергән кешеләр әлеге хезмәт өчен түләүнең 30 процентын кире кайтара алачак. Татарстан хакимияте быел машинасын газ ягулыгына күчергән юридик, физик затларга, оешмаларга әлеге хезмәтне компенсацияләү турында тәкъдим кабул итте. Татарстан министрлар кабинеты карары белән 1 марттан машинаны газ ягулыгына күчерү өлкәсендә субсидия бирелә башлаячак....
-
Сарманлылар сайтка 8 Март белән котлаулар бирә алалар
Хөрмәтле дуслар! 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә дә күп калмады. Шул уңайдан сезгә безнең сайтка котлаулар бирә алуыгызны исегезгә төшерәбез. Сөйгән ярларыгызга, дусларыгызга, якыннарыгызга оригиналь бәйрәм котлавы ясагыз һәм онытылмаслык күтәренке кәеф өләшегез! Изге теләкләрегез "ВКонтакте" челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә дә урнаштырылачак. Тәбрикләүләрне еракта яшәүче туганнарыгыз да...
-
Сарманлылар өчен март аена намаз вакытлары
-
Ләшәү Тамак мәктәбендә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган атналык уздырылды
Ләшәү Тамак төп гомум белем бирү мәктәбендә бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган атналык үтте. Укучылар шигырьләрне яттан сөйләү конкурсында катнаштылар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Ләшәү Тамакта "Ягез әле, егетләр!" кичәсе үткәрелде
Ләшәү Тамак төп гомум белем бирү мәктәбендә 25 февраль көнне "Ягез әле, егетләр!" кичәсе уздырылды. Егетләр үзләренең җитезлекләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Кичә бик күңелле һәм кызык үтте.
-
Район газетасының 85 еллыгы уңаеннан кул эшләре осталары арасында конкурска старт бирелә
Район газетасының 85 еллыгы уңаеннан абунәчеләребез арасында конкурска старт бирелә. Кул эшләренә осталар анда бик теләп катнашырлар дип көтәбез, чөнки бу конкурсыбыз нәкъ шуңа бәйле. Газета, уку-язу темасына кул эшләнмәләре (нинди материалдан булуы мөһим түгел, шулай ук чигүләр дә кабул ителә) яисә газета кәгазеннән эшләнмәләр конкурсы игълан итәбез. Конкурста катнашучыларның...
-
Җәлилдә "Есть встать в строй!" конкурсы үтә
Бүген Җәлил поселогында "Есть встать в строй!" конкурсы үтә. Ул анда 1977 елдан башлап үткәрелә. Командалар төрле номинацияләрдә ярышалар, аларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяли.
-
Сарманда "Без бәхетле буын-2016" фестиваленең зона этабы үтә
Бүген район мәдәният йортында "Без бәхетле буын-2016" фестиваленең зона этабы үтә. Анда республика көллият һәм техникумнары концерт номерлары белән чыгыш ясый. Алар арасында Сарман аграр көллияте коллективы дә бар. Фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима һәм муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев...
-
Сарманда җылы һава сакланачак
Шушы көннәрдә Сарманда җылы һава сакланачак. Киләсе атна башында бераз гына суытып алачак, тик аннары һава торышы кире үз халәтенә кайтачак.
-
Зур Нөркәй мәктәбендә капиталь төзекләндерү үткәрелә
Быел "Мәгариф объектларына капиталь төзекләндерү" республика программасы нигезендә район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында һәм Зур Нөркәй урта мәктәбендә капиталь төзекләндерү үткәрелә. - Һәр ике объектта да эш гөрли, һәр икесендә дә эш яңа уку елына төгәлләнергә тиеш, - диде бу уңайдан мәгариф бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Әлфәт Сабиров. Эш барышы...