23 февраль 2016 яңалыклары
-
Сарманда пауэрлифтинг буенча ярышлар үткәрелде
Бүген "Дулкын" бассейны тренажер залында пауэрлифтинг буенча ярышлар узды. Анда барлыгы кырыкка якын кеше катнашты. Аерым үлчәү берәмлекләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.
-
Сарманның "Старт" командасы хоккей ярышларында җиңде
Сарман гимназиясендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2001 елгы һәм яшьрәкләр арасында хоккей буенча ярышлар тәмамланды. Анда Сарманның "Старт" командасы җиңде. Икенче урында шулай ук сарманлылар - "Олимп". Мортыштамакның "Волна" командасы ярышларда өченче булды.
-
Зур Нөркәйдә биатлон ярышлары узды
Кичә Зур Нөркәй мәктәбе базасында "Нөркәй" агрофирмасы призына биатлон ярышлары узды. Көн җилле булуына карамастан, катнашучылар күп булды. Барлыгы 12 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә Иске Имән жирлеге командасы җиңде. Икенче урында - Ләке, өченчедә Азалак спорт сөючеләре булдылар. Җиңүчегә - күчмә кубок, призлы урыннарга дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды. "Бердәм Россия"...
-
Сарманда хоккей буенча ярышлар уза
Сарман гимназиясе кортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2001 елгы һәм яшьрәкләр арасында хоккей буенча ярышлар уза. Шунысы кызык: командалар составында кызлар да уйныйлар.
-
Саклаубашта волейбол ярышы үтте
21 февральдә Саклаубаш урта мәктәбенең спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган волейбол ярышы үтте. Ул авыл жирлеге призына тантаналы төстә үткәрелде. Быелгы спорт бәйрәменә, башка еллардан үзенчәлекле буларак, кунакларны котлар өчен Әфган сугышында катнашкан Сабиров Раваз, Хөрмәтов Рәсим, Минһаҗев Зирәк чакырылганнар иде. Алар, ярыш флагын күтәреп, бәйрәмне ачып җибәрделәр. Җирлек...