20 февраль 2016 яңалыклары
-
Районда 28 балага паспорт тапшырылды
Бүген районның төрле мәктәпләреннән булган 28 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы - паспорт тапшырылды. Ул 23 февраль - Ватан сакчылары көненә туры китереп үткәрелде. Балаларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ДОСААФның...
-
Сарманда ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәүчеләрне ачыклау буенча рейд үтте
Бүген Сарманда ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәүчеләрне ачыклау буенча рейд үтте. Анда ЮХИДИнең район бүлекчәсе, суд приставы хезмәтенең район бүлеге һәм "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хезмәткәрләре катнаштылар. Рейдта номер укый торган махсус җайланма кулланылды. Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укый аласыз.
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нең баш хисапчысы Мөнирә Шәрипова "Батыр" кафесына билет откан
"Эссен" гипермаркетларында төрле акцияләр еш үткәрелә. Шундый бер уйнатуларда безнең коллегабыз - "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нең баш хисапчысы Мөнирә Шәрипова Әлмәт шәһәрендәге "Батыр" кафесына билет откан. Бүген анда кичә үткәреләчәк.
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында Ватан сакчылары көненә багышланган иртә үтте
19 февральдә Сарманның "Сандугач"балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә Ватан сакчылары көненә багышланган иртә үтте. Әтиләр белән кызлары биюе күпләрнең куңелен нечкәртте, спорт ярышларында теләгән һәркем рәхәтләнеп катнашты, чын куңелдән ял итте.
-
"Әтием һөнәре". Сарманнан Айрат Харисов
"Минем әтием Айрат Харисов Сарман авылында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә эшли. Мәктәптән үк спорт яратканга ул шушы һөнәрне сайлаган. Әтием балаларга волейбол уйнау серләрен өйрәтә, аларга кушылып, үзе дә волейбол уйнарга ярата. Аның өстенә ул тимердән матур әйберләр ясый", дип язды Сарманнан Чулпан Харисова.