16 февраль 2016 яңалыклары
-
"Әтием һөнәре". Иске Кәшердән Радик Рамазанов
"Әтием һөнәре" конкурсында беренче катнашучыбызны каршылыйбыз. Ул да булса - Иске Кәшер авылыннан Радик Рамазанов. - Безнең әтинең һөнәрләре бик күп, аның кулыннан килмәгән эш юктыр. Шулай да ул кечкенә малай чагыннан ук хыялында йөрткәнен сайлаган - әтиебез машина йөртүче. Гомерен зур юлларда йөрүгә багышлаган кеше, билгеле, өйгә дә сирәк...
-
Сарман сәнгать мәктәбендә "Батырлык дәресе" уздырылды
Балалар сәнгать мәктәбендә Сарман беренче санлы мәктәбе, гимназия укучылары, аграр көллият студентлары өчен "Батырлык дәресе" уздырылды. Аны Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов үткәрде. Бу чара "Есть такая профессия - Родину защищать" акциясе кысаларында узды. Очрашу шулай ук 15 февральдә Әфганстаннан безнең гаскәрләр чыгарылуга 27...
-
Сарманлылар "Әтием һөнәре" конкурсында активрак булырга тиеш
Без 23 февраль - Ватан сакчылары көне алдыннан "Әтием һөнәре" дип исемләнгән конкурс игълан иткән идек. Интернет кулланучыларыбыздан активрак булуны сорыйсы килә, чөнки әлеге вакытта конкурста катнашучылар юк. Әтиегез турында язманы һәм фотоны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына юллый аласыз. Фото һөнәр белән бәйле булырга тиеш.
-
Районда үткән "Чаңгы юллары"ның җиңүчеләр һәм призерлар исемлеге
Узган атнада районда «Татарстанның чаңгы юллары» Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды. Сезне аның нәтиҗәләре белән таныштырабыз. Таяну-хәрәкәт аппаратында үзгәрешләр булган кешеләр, 500 метр Ир-атлар 1. Рөстәм Мөгыйнов (Сарман) 2. Фаил Вәгыйзов (Сарман) 3. Расих Кәлимуллин (Сарман) Хатын-кызлар 1. Роза Салихова (Сарман) Пенсионерлар, 1 километр Ир-атлар 1. Раян Әхмәтбаев (Яңа Имән авыл...
-
Зур Нөркәйдә төрле чаралар еш үткәрелә
14 февральдә авыл мәдәният йортында Гашыйклар көнен билгеләп үттеләр. Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына быел 27 ел булды. Шушы уңайдан Зур Нөркәй мәдәният йортында батыр авылдаш, "Кызыл йолдыз" ордены кавалеры Рамил Әбделминовның якты истәлегенә бильярд ярышлары үткәрелде. Сәнгать җитәкчесе Әлфия Шәрәфетдинова аның кыскача сугышчан биографиясе белән таныштырды. Рамилнең апасы Миләүшә Әшрафуллина...
-
Петровка Завод мәктәбендә парламент дәресе үтте
Республикабыз мәктәпләрендә парламент сәгатьләре даими рәвештә үткәрелеп килә. Бу төр очрашулар укучыларның сәясәткә булган кызыксынуларын арттыра,фикерләү дәрәҗәсен үстерә. Укучылар бу дәресләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алалар. Илдә барган яналыклар,үзгәрешләр белән танышалар. Кагыйдә буларак,парламент дәресләре сәясәт эчендә кайнаучы шәхесләр белән берлектә үткәрелә. Ил һәм көн яңалыклары уртага салып сөйләшенә, киләчәккә планнар...