15 февраль 2016 яңалыклары
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына – 110 ел!
Бүген бөек шагыйрь, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе Лауреаты Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан сезгә Рухия Ахунҗанованың аңа багышланган шигырен тәкъдим итәбез. Җәлил исеме яши күңелләрдә, Маягы ул барыр юлларның. Батырлыкта үрнәк-эталон ул Эш сөючән кыз һәм улларның. Аның исемен гасырларга илтер Могҗизаи матур ак кала. Зур...
-
Өчөйле Саклауда "Изге Вәли" көне уңаеннан "Гашыйклар көне" дигән бәйрәм дискотекасы уздырылды
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында "Изге Вәли" көне уңае белән китапханә белән берлектә "Гашыйклар көне" дигән бәйрәм дискотекасы уздырылды. Дискотека төрле уеннар белән үрелеп алып барылды. "Мәхәббәт - сәнгатькә тиң ул" дигән күргәзмә эшләнеп, күзәтү ясалды.
-
Сарман аграр көллиятендә ачык ишекләр көне үтте
Узган атнада Сарман аграр көллиятендә ачык ишекләр көне үтте. Анда район мәктәпләренең тугызынчы сыйныф укучылары катнашты.
-
Сарман сәнгать мәктәбендә янгын-техник өйрәнүләр үтте
Бүген, 15 февраль көнне, районда янгын-техник өйрәнүләр үткәрелде. Район үзәгендәге 131 нче часть, Җәлил поселогындагы 32 нче часть һәм Нөркәйдәге аерым янгын посты хезмәткәрләре шартлы янгын чыкан урынга - Сарман сәнгать мәктәбенә тиешле вакытта килеп җиттеләр, "янгын"ны "сүндереп", зарарсызландырдылар. Мәктәп хезмәткәрләре эвакуацияләнде. "Зыян күрүчеләр"гә ашыгыч ярдәм машинасы чакырылды. Соңыннан өйрәнүләргә...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" Изге Вәли көненә игълан иткән конкурс тәмамланды
Безнең Изге Вәли көненә игълан иткән конкурсыбыз тәмамланды. Анда Сарманнан Мөхетдиновлар һәм Әлмәт авылыннан Нәсыйбуллиннар гаиләләре катнаштылар. Без аларга катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез һәм тигез тормыш итәргә, балалар, киләчәктә оныклар куанычы күреп яшәүләрен телибез. Әлеге гаиләләр турында тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.
-
Сарманда интернационал-сугышчыларны искә алу көне үтте
Бүген Сарманда интернационал-сугышчыларны искә алу көне үтте. Тантанада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге хезмәткәре Ленар Һадиуллин, район әфганчылары җәмгыяте җитәкчесе Эдвард Төхбәтуллин катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Митинг Әфган сугышы ветераннары, аларның якыннары, мәктәп...
-
Сарысаз Тәкермәндә ФАП төзелә башлады
Сарысаз Тәкермән авылында яна фельдшер-акушерлык пунктына нигез салынды.
-
Сөлектә туган телгә багышланган чара үтте
Сөлек мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Туган телем - татар теле" дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, Муса Җәлилнең поэмаларын театральләштереп уйнадылар, халкыбызның милли биюләрен башкардылар. Катнашучыларга мактау кәгазьләре тапшырылды.