11 февраль 2016 яңалыклары
-
Районда үткән семинарда орлыкландыру технологлары бүләкләнде
Районда терлекчеләрнең эшен стимуллаштыру, продукция җитештерүне арттыру максатыннан, район Башкарма комитетының терлекчеләр арасында ярыш оештыру турында карары чыкты. Аның нигезендә һәр ай саен иң югары эш нәтиҗәләре күрсәткән савымчылар, терлекчеләр, бозау караучылар һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары бүләкләнәчәк. «Җәлил» агрофирмасында бүген узган семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә ясалма орлыкландыру технологлары бүләкләнде. Январь...
-
Сарманда Әшрафулла Зариповның иҗат кичәсе үткәрелде
Бүген, 11 февраль көнне, "Сарман" кинотеатрында Сарманда яшәп иҗат итүче Зарипов Әшрафулла Шәрифулла улының "Кочагымда - туган ягым" дигән шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Анда китап сөючеләр, шагыйрьнең иҗатын үз итүчеләр, авылдашлары, замандашлары, якыннары һәм башкалар катнаштылар. Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.
-
"Җәлил" агрофирмасында терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә узды
Бүген «Җәлил» агрофирмасында районда 2015 елда һәм быелның январенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, агрофирмалар директорлары һәм белгечләре, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте вәкилләре катнашты. Анда катнашучылар иң элек агрофирманың Иске Минзәләбаштагы һәм Ләшәү Тамактагы фермаларында булдылар, савым,...
-
Сарманлылар авыруларның проблемаларына игътибарлык күрсәтәләр
11 февральда халыкара Авыру көне билгеләп үтелә. Ул авыру кешеләрнең проблемаларына игътибарны арттырыр өчен үткәрелә. Бу көнне әлеге датага багышланган төрле чаралар уздырыла: акцияләр, концертлар, тематик фильмнар күрсәтү, әңгәмәләр һәм башкалар.
-
Сарманлылар салым инспекциясенә декларацияләрне 30 апрельгә кадәр тапшырырга тиеш
Январьдан физик затларның керемнәре турында декларацияләр тапшыру башланды. Өч елдан да кимрәк милкең булып торган мал-мөлкәтне (фатир, транспорт, җир участогы), кыйммәтле кагәзьләрне сатудан, 2-НДФЛ белешмәләре буенча салым салынмаган һ. б. керемнәр буенча декларацияләрне салым инспекциясенә 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк. Аның формасын Россия салым хезмәте сайтында (www.nalog.ru) табырга була. Декларация...
-
Район мәшгульлек үзәгенә яңа җитәкче билгеләнде
Гөлнара Хәйбрахманова 1983 елның 2 августында Сарман авылында туган. 2006 елда Кама политехника институтын тәмамлаган, югары белемле экономист-менеджер. Хезмәт юлын "Тукай" кошчылык фабрикасында сату бүлеге менеджеры булып башлый. Сарман гимназиясендә өстәмә белем бирү педагогы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белгече, 2006 елдан бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы буенча...
-
Сәрия Сабурская һәм Евгений Костюшкин сарманлыларны кабул итәчәкләр
18 февральдә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшкин гражданнарның хезмәткә хокукларын саклау мәсьәләләре буенча кабул итү үткәрәләр. Ул Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил аппаратында узачак (Казан шәһәре, К.Маркс урамы,61 йорт, үзәк подъезд, 3нче кат, конференцияләр залы). Кабул итү...