10 февраль 2016 яңалыклары
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Әтием һөнәре" дигән конкурс игълан итә
Һәркемнең яраткан һөнәре яки белеп башкара торган эше була. Без 23 февраль - Ватан сакчылары көне алдыннан конкурс игълан итәргә булдык. Ул "Әтием һөнәре" дип аталачак. Әтиегез турында язманы һәм фотоны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына юллый аласыз. Фото һөнәр белән бәйле булырга тиеш.
-
Сарманлылар өчен "кайнар линия" телефоннары эшләячәк
17 февральдә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү, аларның хезмәткә хокуклары саклануны тәэмин итү максатыннан халык өчен «кайнар линия» телефоннары эшләячәк. Хезмәт мәсьәләре буенча экспертлар сезгә бу өлкәгә кагылышлы тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле мәсьәләргә ачыклык кертергә ярдәм итәчәкләр. 8(843) 236-40-17, 236-89-15, 236-40-62 телефоннарына бу көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр шалтырата аласыз....
-
Саклаубашта парламент дәресе үтте
Татарстанда беренче парламент дәресләре 2009 елда Дәүләт Советы инициативасы белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф үстерү Институты катнашында үткәрелде. Алар Һәр елны үз эченә төрле темаларны ала. Быел парламент сәгатьләре 8-13 февраль көннәренә туры килә һәм "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт." темасына үткәрелә. Безнең Саклаубаш мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады....
-
Өчөйле Саклауда "Һинд иленә сәяхәт" дигән концерт үтте
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында "Һинд иленә сәяхәт" дигән исемдә "Сарасвати" һинд бию студиясенең концерты булды. Авыл халкы үзен Һиндстанга барган кебек хис итте, төрле уеннарда катнашты. Кечкенә кызлар башкарган биюләр концертка тагын да ямь өстәде. Төрле һинд биюләре халыкны таң калдырдылар. Соңыннан авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев биючеләргә иҗади...
-
Сарманлылар сайтка котлаулар бирә алалар
Хөрмәтле дуслар! Безнең сайтка сез котлаулар бирә аласыз. Дусларыгызны, якыннарыгызны туган көннәре, никах-туйлары, гаилә бәйрәмнәре, һөнәри бәйрәмнәре белән котлау мөмкинлеге бар. Аларга оригиналь бәйрәм котлавы ясагыз һәм онытылмаслык күтәренке кәеф өләшегез! Изге теләкләрегез "ВКонтакте" челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә дә урнаштырылачак. Тәбрикләүләрне еракта яшәүче туганнарыгыз да күрә алачаклар.
-
Әлмәт авылында "Туган телем – татар теле" дигән шигырь кичәсе үтте
9 февральда Әлмәт авылы китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе ана теленең бөеклегенә соклану, аны ихтирам итү һәм үстерү максатыннан "Туган телем - татар теле" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрделәр. Кичә Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән башланды. Балалар шигырьләр сөйләде, табышмакларга җавап эзләде, төрле уеннарда катнаштылар.