9 февраль 2016 яңалыклары
-
Район авыл җирлекләрендә гражданнарның үзара салымына кагылышлы мәсьәлә кертелгән референдумнар үтәчәк
Авыл җирлекләрендә гражданнарның үзара салымына кагылышлы мәсьәлә кертелгән референдумнар быел да узачак. Авыл җирлекләре советларының 1 февральдә кабул иткән карарлары нигезендә 21 авыл җирлегендә референдумнар 20 мартка билгеләнде. Карарлар торак пунктларда мәгълүмат стендларында, Татарстан Республикасының рәсми хокук мәгълүматы порталында (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Сарман муниципаль районының рәсми порталында урнаштырылды.
-
Сарман үзәк китапханәсендә "Изге Вәли" көненә әзерлек эшләре башланды
Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре "Оста куллар" түгәрәгенең чираттагы дәресен үткәрделәр. Түгәрәк әгъзалары "Изге Вәли" көненә әзерлек эшләрен башладылар. Аларның максаты- кәгазьдән топиарий ясарга өйрәнү иде. Алар үзләренең туганнары, дусларына чәчәкләр ясау өлешен үзләштерделәр. Үзләре ясаган һәр чәчәккә алар чын күңелдән сөенделәр. Кайберләре үзләре белән чигү эшләрен дә алып килгәннәр...
-
Зур Нөркәйдә студентлар белән очрашу үтте
Зур Нөркәйдә студентлар белән очрашу үткәрелде. Мәдәният йортында узган кичә бик күңелле булды.