3 февраль 2016 яңалыклары
-
Район мәдәният йортына яна директор билгеләнде
Сарман мәдәният йортына директор итеп Гөлназ Исламова билгеләнде. Исламова Гөлназ Ринат кызы 1991 елда туган. Югары белемле, 2013 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 2010-2012 елларда район мәдәният йортында - балалар театры режиссеры булып, 2015 елдан бүгенге көннәргә кадәр Җәлил поселок Советының һәм район Башкарма комитетының әйдәп баручы белгече булып эшләгән.
-
Римзил Вәлиев чыгышы белән – Сарман якларыннан
Күренекле журналист һәм җәмәгать эшчесе, "ТАТМЕДИА" җәмгыяте генераль директорының киңәшчесе Римзил Вәлиев чыгышы белән безнең районнан икән. Без сезгә аның җырчы Эльмира Сөләйманова белән "Кирәк түгел" җырына клибын тәкъдим итәбез. Фото Римзил Вәлиевнең ВКонтакте челтәрендәге шәхси битеннән алынды.
-
Сармандагы күпер тротуарында кар өеме җәяүлеләргә йөрергә комачаулый
Район үзәгендә юлларның кардан вакытында һәм сыйфатлы итеп чистартылуына сораулар юк, тик җәяүлеләр турында да онытмасыннар иде. Эттерелгән кар тротуарга өелә һәм җәяүлеләргә йөрергә урын калмый диярлек була. Сарманның аръягына чыга торган күпердә тротуар менә шулай карга күмелгән. Ул да чистартылса, аннан йөрүчеләр бик шат булырлар иде.
-
Сарман районы дуңгыз гриппына каршы көрәшкә әзерме?
А яки дуңгыз гриппы кызу темплар белән тарала. Инде кайбер төбәкләрдә үлем очракларының теркәлүе дә билгеле. Белгечләр әйтүенчә, гриппның иң югары ноктасы февраль аена туры киләчәк. Аннан ничек сакланырга? Безнең район бу афәткә каршы көрәшкә әзерме? Моны белер өчен, газетабызның 3 февраль саныннан табиб-эпидемиолог Булат Шәймарданов белән әңгәмәне укыгыз.