27 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Карашай Саклау авыл җирлегендә халык җыены үтте
Авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарын Карашай Саклаудагысы төгәлләде. Ә ул быел төзекләндерелгән мәдәният йортында узды. Ике дистә елга якын монда халык җылыга тилмерде. Ә хәзер исә, җылы булуы өстенә, ул заманча, зәвыклы итеп ремонтланган да. Мондый бәхеткә район башлыгы Фәрит Хөснуллин ярдәме белән ирештек, ди, зур рәхмәт белдереп, җирле халык....
-
Карашай Саклауда кече фермалар арта
Бүген Карашай Саклау авыл җирлегендә «Хуҗалык итүнең кече формаларын җәелдерү һәм авылда халыкның эш активлыгын арттыру» дигән темага семинар-киңәшмә узды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин анда катнашучыларны сәламләп, авылда кече хуҗалык итү формаларын җәелдерүнең әһәмиятенә тукталды, бу юнәлештә эшне тагын да активлаштырырга өндәде, Карашай Саклау авыл җирлеген үрнәк итеп китерде....
-
Җырчы Вәсилә Фәттахова вафат
Уфа шәһәрендә популяр җырчы, Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының халык артисты Вәсилә Фәттахова вафат булган. Ул "Туган як", "Ялгыз миләш", "Әтиемә" җырларын башкаручы буларак билгеле иде. Вәсиләгә нибары 36 яшь булган... 2015 елның 27 декабрендә Вәсилә икенче баласын - кыз таба, шуннан авыртынып китә. Ясалган операцияләр, кызганычка каршы, Вәсиләгә ярдәм итә...
-
Район авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары бара
Узган атнада очет җыелышлары Югары Чыршылы һәм Янурыс авыл җирлекләрендә дә үтте. Анда җирлек башлыклары Илсур Камалетдинов һәм Азия Мөхәммәдиева, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов, "Нөркәй" агрофирмасының Ләке бүлекчәсе җитәкчесе Радик Спиридонов һәм "Сарман" агрофирмасының "Марс" бүлекчәсе җитәкчесе Айдар Шәймарданов, депутат Илдар Зөйнуллин, күзәтчелек хезмәтенең Сарман һәм Мөслим районнары...
-
Сарманлыларны оптимистлар булырга өндиләр
Газета-журналлар укырга бер гадәтләнгәч, аннан бизеп булмый. Эшеңдә дә шул гәҗит, өйдә дә алып утырасың, туймыйсыңмыни, дип тә әйткәлиләр өйдәгеләр. Үзәк газеталардан сәясәтчеләр, табиблар, күренекле актерлар белән әңгәмәләр укырга яратам, журналлардан үзебезнең газета укучылар өчен кызыклы, файдалы мәгълүматлар эзләштерәм мин. Менә «Аргументы и факты» газетасының быелның 3нче санында журналист, «Момент...
-
Мортыштамакта ял итү урыны булачак
2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Ул җәмәгатьчелекнең игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә юнәлтүне, биологик су ресурсларының яшәү мохитын саклау буенча эшләр башкаруны максат итеп куя. Бу елны узган - Парклар һәм скверлар елы буларак үткәнендә башланган эшләрне дәвам итү елы дип тә атарга мөмкин,...