26 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Яңа Имән авыл җирлегендә халык үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды
Бүген, 26 гыйнварда, Яңа Имән авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. 2015 елда башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Илүс Вахитов чыгышы тыңланды. "Җәлил" агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин, полициянең участок инспекторы Айрат Могыйнов, күзәтчелек хезмәтенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы Радик Госманов үз юнәлешләрендәге эшләргә, күрсәткечләргә тукталдылар. Җирлек ветераннар советы...
-
Иске Минзәләбашта халык җыены үтте
Бүген Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә отчет җыелышы үтте. Җирлек башлыгы Әлфинур Мияссарова узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, 2016 елга планнар белән таныштырды. "Җәлил" агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин узган ел йомгакларына тукталды. Участок инспекторы Илназ Бадыйков криминоген хәлне яктыртты. Авыл ветераннар җәмгыяте рәисе Ленар Мөхәммәтҗановның һәм район пенсия фонды идарәсе...
-
Район эшмәкәрләре отчетларын тапшырырга ашыгалар
Кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр, "Эшкәртү һәм куллану калдыклары турында"гы федераль закон нигезендә, 1 мартка кадәр Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәләренә калдыклар барлыкка килү, аларны зарарсызландыру һәм урнаштыру турында отчет бирергә тиешләр. Аны электрон рәвештә тапшыру һәм форманы тутыру буенча күрсәтмә министрлык сайтында урнаштырылган (http://eco.tatarstan.ru/rus/ob-otchetnosti-subektov-malogo-i-srednego.htm). Вакытында отчет...
-
Район Советында чираттан тыш утырыш үтәчәк
28 гыйнварда 9.00 сәгатьтә муниципаль район Советының утырышлар залында III чакырылыш муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы була. Аның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән: 1. Сарман муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисен билгеләү турында. 2. Сарман муниципаль район Советы структурасына үзгәрешләр кертү турында. 3. Муниципаль район Советы карарларына үзгәрешләр кертү турында.
-
Район командасы Азнакайда картинг ярышларында икенче урын алды
23 гыйнварда Азнакай шәһәрендә картинг буенча өченче ачык традицион ярышлар һәм Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгышы Кубогының дүртенче этабы үтте. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстан Республикаларыннан һәм Оренбург өлкәсеннән командалар катнашты. Алар арасында Сарманның "Яшь техниклар станциясе" командасы да булды. Безнекеләр ярышларда уңышлы гына чыгыш ясадылар. "Honda GX-200" классында Булат Нигъмәтҗанов икенче урын...
-
Район укучылары Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган викторинада катнаша алалар
Герой-шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, район үзәк балалар китапханәсе 7-8 сыйныф укучылары өчен "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..." исемле әдәби викторина тәкъдим итә. Җавапларны 27 гыйнвардан 3 февральгә кадәр балалар китапханәсенә кертү сорала. Шагыйрьнең юбилеена багышлаган кичәдә беренче өч укучы грамота белән билгеләп үтеләчәк. 1. Шагырьнең...
-
Петровка Завод мәктәбендә хәйрия акциясе үткәрделәр
Яхшылык эшләргә ашыгыйк Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ, Бу заманда бигрәк. Яхшылыкны эшләү җиңел түгел, Ә эшләргә кирәк! Р.Миңнуллин Безнең тормышта шәфкатьлелек, толерантлылык, мохтаҗ кешеләргә булышырга әзер тору -зур әһәмияткә ия. Боларның барысын да бер сүз белән - хәйрия дип әйтеп була. Хәйрия дип - мохтаҗ кешеләргә ирекле ярдәм күрсәтүне әйтәләр....