25 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Мортыштамак авыл җирлегендә халык үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды
Бүген Мортыштамак авыл җирлегендә халык җыены узды. 2015 елда башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев чыгышы тыңланды. «Сарман» агрофирмасының «Үрнәк» бүлекчәсе җитәкчесе Ризван Закиров, полициянең участок инспекторы Радик Шәмсиев, күзәтчелек хезмәтенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы Радик Госманов үз юнәлешләрендәге эшләргә, күрсәткечләргә тукталдылар. Районның социаль-икътисади хәле турындагы...
-
Сарманлылар Клара Булатова юбилее уңаеннан игълан ителгән бәйгедә катнаша алалар
Шагыйрә Клара Булатованың 80 яшьлек юбилеена багышлап, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы "Идел" яшьләр үзәге белән берлектә "Дулкыннар" республикасы бәйгесе игълан ителде. Без моның турында хәбәр иткән идек. Аның сайлап алу туры 15 февральдән соң Казан шәһәрендә узачак. Бәйгедә мәктәп укучылары, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары...
-
Илексаз авыл җирлегендә халык җыены узды
Бүген Илексаз авыл җирлегендә халык җыены узды. Авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов узган елда башкарылган эшләр белән таныштырды, күмәк эшләрдә актив катнашканнары өчен авыл халкына рәхмәт белдерде. Җыелышта шулай ук «Сарман» агрофирмасының бүлекчә җитәкчесе Ризван Закиров, полициянең участок инспекторы Радик Шәмсиев, күзәтчелек хезмәтенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы...
-
Өчөйле Саклауда "Бию сатам, кем ала?" дигән концерт узды
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында "Бию сатам, кем ала?" дигән исемдә концерт үтте. Анда бик оста җырчы, биюче Альберт Бачтанов, гармунчы Руслан Сәхәпов, концертны алып баручы Илназ Миңнеханов, яшь җырчы Рүзилә Бикова катнаштылар. Соңыннан Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев барлык авыл халкы исеменнән иҗади уңышлар теләде.
-
Сарманлыларга Ватанны саклаучылар көненә менә дигән бүләк булачак
23 февраль - Ватанны саклаучылар көнне Сарманга үзенең иҗатташ дуслары белән Илназ Минвәлиев килә. Шушы форсаттан якыныңа оригиналь бүләк яса - "Ярдәмләшеп яшик хәлләрне белешеп" дип исемләнгән концертка чакыр. Программада: уен-биюләр, курай тавышлары, гармун моңнары, баянга җырлау, тере тавыш һәм күтәренке кәеф вәгъдә ителә. Очрашу урыны - мәдәният йорты. Башлана...
-
Сарман районында студентлар бәйрәм итә
Бүген илебездә Студентлар көне билгеләп үтелә. Аны башкача Татьяна көне дип тә йөртәләр. Бу көнне ял итсәң дә була инде ул, шулай бит? Әллә, киресенчәме - семестр буе ял иткәч, хәзер "койрыклар" тапшырыр вакытмы? Ничек кенә булмасын, без студентларны әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез, укуларында уңышлар, "койрыклар" булмавын һәм сабырлык...
-
Сарманлылар үз полиция участок уполномоченныйларын яхшы беләләр
Районда халык үз полиция участок уполномоченныйларын беләме-юкмы икәнен ачыкларга, без сораштыру үткәргән идек. Сораштыру катнашканнарның яртысыннан артыгы "Әйе" дип җавап бирде. Күп кенә кешегә алар белән очрашырга туры килмәгән, ә менә бөтенләй полиция участок уполномоченныйларын белмәүчеләр юк диярлек. Сораштыру нәтиҗәләре
-
Район авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары дәвам итә
22 гыйнварда отчет җыелышлары Чукмарлы һәм Әлмәт авыл җирлекләрендә дәвам иттеләр. Җирлек башлыклары Фалих Мостафин һәм Данияр Газизов узган елда башкарылган эшләр белән таныштырдылар, агымдагы елга планлаштырылганнарын атадылар. "Сарман" агрофирмасының бүлекчә җитәкчеләре Айдар Шәймарданов һәм Илнар Мәрданшин авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек турында сөйләделәр. Участок полиция хезмәткәрләре Валерий Алексеев һәм Ләззәт...
-
Иске Кәшер авыл җирлегендә юллар вакытында чистартыла
Иске Кәшер авыл җирлеге үз эченә алты авылны ала. Ул - Баткак, Урта Кәшер, Яшьләр, Анак, Яхшыбай авыллары һәм Иске Кәшер авылы үзе. Авыллар саны шактый булуга карамастан, юллар кардан вакытында чистартыла, барысы да өлгер эшли. Иртән эшкә баручы авыл халкы өчен бу аеруча мөһим.