21 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Шәрләрәмә белән Зур Нөркәйдә халык җыеннары үтте
Бүген, 21 гыйнвар көнне, Шәрләрәмә һәм Зур Нөркәй авыл җирлекләрендә узган ел эш нәтиҗәләренә багышланган җыеннар үтте. Авыл җирлекләре башлыклары Наилә Хуҗина һәм Рәшит Гайсин чыгышларыннан соң, "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов узган елгы эшчәнлекләре турында сөйләде, полициянең участок уполномоченные Рәсим Сафин, ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, аерым янгын посты...
-
Петровка Завод авыл җирлегендә җыелыш узды
Петровка Завод авылында, елдагыча, күргәзмә бик яхшы оештырылган иде. Анда халык та актив булды. Бүген Петровка Завод авыл җирлегендә отчет җыелышы үткәрелде. Җирлек башлыгы Зилә Хуҗина 2015 ел нәтиҗәләре буенча исәп-хисап тотты. "Сарман" агрофирмасының бүлекчә җитәкчесе Айдар Шәймарданов хуҗалыктагы мәсьәләләргә тукталды. Участок инспекторы Валерий Алексеев җирлектәге криминоген хәл турында сөйләде....
-
Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан районда фәнни-гамәли конференция үтәчәк
Февральдә без герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 еллыкны билгеләп үтәчәкбез. Бу уңайдан Җәлил поселогының икенче мәктәбендә фәнни-гамәли конференция дә узачак. Анда укучыларның иҗат эшләре конкурсы һәм шагыйрьнең әсәрләрен сәнгатьле укучылар ярышы да булачак. Бу бәйгеләрнең сайлап алу турлары мәктәпләрдә 10 февральгә кадәр бара.
-
Кәүҗияк авыл җирлегендә отчет җыелышы узды
Район авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары дәвам итә. Бүген ул Кәүҗияк авыл җирлегендә үтте. Җирлек башлыгы Фиргать Хөснетдинов һәм "Сарман" агрофирмасының Кәүҗияк бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Мәрданшин узган ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Полициянең участок уполномоченные Ләззәт Хәсәнов криминоген хәлне яктыртты. Авыл ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова үз өлкәсенә кагылган мәсьәләләргә туктатылды....
-
"Җәлил" агрофирмасы хуҗалыклары сөт савуда алдынгылыкны бирми
Район хуҗалыкларында бүген сыерлардан көнлек уртача савым 10,1 килограмм тәшкил итә. Бу - һәр көнне 51,7 тонна сөт савыла, дигән сүз. Бер сыердан сөт савуда, гадәттәгечә, алдынгылыкны «Җәлил» агрофирмасы хуҗалыклары бирми - аларда бу күрсәткеч 12,7 килограмм тәшкил итә.
-
Сарманлылар кыш көне ямансулап йөрми
Депрессив кышкы көннәрдә ничек кәефне күтәрергә дисәгез, кочаклашыгыз. Көне дә туры килеп тора: бүген, 21 гыйнвар - Халыкара кочаклашу көне. Кызганыч, ул Россиядә киң таралыш тапмады. Ә бит белгечләр сүзе буенча, комфорт рәвештә тормыш алып бару өчен көненә 7-8 кешене кочакларга кирәк.
-
Сарманда кар явуы дәвам итәчәк
Соңгы арада Сарманда буранлап тора. Юлларда да кар салган, күз ачыргысыз да булгалады. Прогнозлар буенча, кар явуы дәвам итәчәк.