20 гыйнвар 2016 яңалыклары

  • 20 гыйнвар 2016 - 13:41
    Ләшәү Тамак авыл җирлегендә халык җыены үтте
    Ләшәү Тамак авыл җирлегендә халык җыены үтте. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Насыров узган ел җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырды, агымдагы елга планлаштырылганнарын атады. "Җәлил" агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек турында сөйләде. Участок полиция хезмәткәре Айрат Мөгыйнов җирлектәге криминоген хәл белән таныштырды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның социаль-икътисади...
    0
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2016 - 13:32
    Сарман "Шәфкать" үзәгендә ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясе узды
    Бүген "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясе узды. Аның эшендә ТР инвалидлар җәмгыяте рәисе, Дәүләт Советы депутаты Рифат Ганибаев, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, оешма җитәкчеләре катнаштылар. Район ветераннар һәм инвалидлар Советы рәисе Нәҗип Миңнеголов узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады, киләчәккә бурычлар билгеләде. Шулай...
    0
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2016 - 13:03
    Сарманда Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретларын урнаштыру эшләре бара
    Район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм хәрби комиссар Дашгын Гасанов инициативасы белән «Безнең хөрмәтле ветеран» акциясе кысаларында һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү, исемнәрен мәңгеләштерү максатларында, аларның портретларын Сарман авылының үзәк урамында урнаштыру эшләре бара. Бүгенге тыныч тормышыбыз өчен көрәшкән батырларыбызны һәркем белергә тиеш.
    513
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2016 - 12:56
    Сарманда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча видеорежимда утырыш үтте
    Бүген ТР Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең утырышы узды. Аны Премьер-министр урынбасары - Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров алып барды. Утырышта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә җаваплы хакимият органнарының узган елдагы эшчәнлекләре, быелга каралган чаралар турында сөйләштеләр. Утырыш видеорежимда барып, аңа урыннарда юл хәрәкәте...
    466
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2016 - 11:37
    Иске Кәшер һәм Рангазар авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары булды
    Бүген отчет җыелышлары Иске Кәшер һәм Рангазар авыл җирлекләрендә үтте. Иске Кәшердә үткән җыенда авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов 2015 ел нәтиҗәләре буенча исәп-хисап тотты. "Җәлил" агрофирмасының Иске Кәшер бүлекчәсе җитәкчесе Таһир Хәертдинов хуҗалыктагы мәсьәләләргә тукталды. Участок инспекторы Айрат Могыйнов җирлектәге криминоген хәл турында сөйләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис...
    445
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2016 - 11:00
    Җәлилдән Рухия Ахунҗанова Минтимер Шәймиевтән хат алган
    Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Дәү­ләт Ки­ңәш­че­се Мин­ти­мер Шәй­ми­ев, Җә­лил бис­тә­сен­дә яшәп иҗат итү­че Ру­хия Ахун­җа­но­ва­ның "Шәһ­ре Би­ләр­дә ку­нак­та" ди­гән ки­та­бын укы­гач, хез­мә­те өчен ав­тор­га рәх­мәт бел­дер­гән. "Хал­кы­быз ми­ра­сын -та­ри­хи-мә­дә­ни ис­тә­лек­ләр­не тор­гы­зу­чы бу­ла­рак, Сез­не үзем­нең фи­кер­дә­шем дип са­ныйм... Бу ки­тап, мәк­тәп­ләр­дә ту­ган як та­ри­хын өй­рән­гән­дә, өс­тә­мә әдә­би­ят бу­ла­рак та әһә­ми­ят­ле. Сез­гә ал­га та­ба...
    681
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2016 - 09:40
    Саклаубаш һәм Иске Имән авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды
    Сарман районында халык җыеннары дәвам итә. Аларның чираттагылары кичә, 19 гыйнварда, Саклаубаш һәм Иске Имән авыл җирлекләрендә узды. Анда җирлек башлыклары. район җитәкчеләре, участок инспекторлары мәгълүматлары тыңланды, агрофирма җитәкчеләре 2015 ел эшчәнлеге турында отчет белән чыгыш ясадылар, алдынгылар бүләкләнде. Халык үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Саклаубаш авыл җирлегендә үткән җыен...
    0
    0
    0
  • 20 гыйнвар 2016 - 09:25
    Сарманлылар битараф булмаска тиеш
    Хөр­мәт­ле ра­йон­даш­лар! Әй­лә­нә-ти­рә­дә­ге ке­ше­ләр­нең проб­ле­ма­ла­ры­на би­та­раф кал­ма­гыз. Әгәр дә өл­кән ке­ше­ләр яки фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән яр­дәм­гә мох­таҗ­лар ту­рын­да бел­сә­гез, 8(85559) 2-50-64 те­ле­фо­ны­на шал­ты­ра­тып хә­бәр ите­гез. Әгәр дә ба­ла­лар­ның авыр­лык­лар­га ду­чар бу­луы яки имин бул­ма­ган га­и­лә­ләр ту­рын­да магъ­лү­ма­ты­гыз бул­са, 8(85559) 2-56-70 те­ле­фо­ны бу­ен­ча шал­ты­ра­ты­гыз. «Шәф­кать» ха­лык­ка со­ци­аль хез­мәт күр­сә­тү үзә­ге хез­мәт­кәр­лә­ре...
    709
    0
    0
Реклама