20 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә халык җыены үтте
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә халык җыены үтте. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Насыров узган ел җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырды, агымдагы елга планлаштырылганнарын атады. "Җәлил" агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек турында сөйләде. Участок полиция хезмәткәре Айрат Мөгыйнов җирлектәге криминоген хәл белән таныштырды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның социаль-икътисади...
-
Сарман "Шәфкать" үзәгендә ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясе узды
Бүген "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясе узды. Аның эшендә ТР инвалидлар җәмгыяте рәисе, Дәүләт Советы депутаты Рифат Ганибаев, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, оешма җитәкчеләре катнаштылар. Район ветераннар һәм инвалидлар Советы рәисе Нәҗип Миңнеголов узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады, киләчәккә бурычлар билгеләде. Шулай...
-
Сарманда Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретларын урнаштыру эшләре бара
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм хәрби комиссар Дашгын Гасанов инициативасы белән «Безнең хөрмәтле ветеран» акциясе кысаларында һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү, исемнәрен мәңгеләштерү максатларында, аларның портретларын Сарман авылының үзәк урамында урнаштыру эшләре бара. Бүгенге тыныч тормышыбыз өчен көрәшкән батырларыбызны һәркем белергә тиеш.
-
Сарманда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча видеорежимда утырыш үтте
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең утырышы узды. Аны Премьер-министр урынбасары - Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров алып барды. Утырышта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә җаваплы хакимият органнарының узган елдагы эшчәнлекләре, быелга каралган чаралар турында сөйләштеләр. Утырыш видеорежимда барып, аңа урыннарда юл хәрәкәте...
-
Иске Кәшер һәм Рангазар авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары булды
Бүген отчет җыелышлары Иске Кәшер һәм Рангазар авыл җирлекләрендә үтте. Иске Кәшердә үткән җыенда авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов 2015 ел нәтиҗәләре буенча исәп-хисап тотты. "Җәлил" агрофирмасының Иске Кәшер бүлекчәсе җитәкчесе Таһир Хәертдинов хуҗалыктагы мәсьәләләргә тукталды. Участок инспекторы Айрат Могыйнов җирлектәге криминоген хәл турында сөйләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис...
-
Җәлилдән Рухия Ахунҗанова Минтимер Шәймиевтән хат алган
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Җәлил бистәсендә яшәп иҗат итүче Рухия Ахунҗанованың "Шәһре Биләрдә кунакта" дигән китабын укыгач, хезмәте өчен авторга рәхмәт белдергән. "Халкыбыз мирасын -тарихи-мәдәни истәлекләрне торгызучы буларак, Сезне үземнең фикердәшем дип саныйм... Бу китап, мәктәпләрдә туган як тарихын өйрәнгәндә, өстәмә әдәбият буларак та әһәмиятле. Сезгә алга таба...
-
Саклаубаш һәм Иске Имән авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды
Сарман районында халык җыеннары дәвам итә. Аларның чираттагылары кичә, 19 гыйнварда, Саклаубаш һәм Иске Имән авыл җирлекләрендә узды. Анда җирлек башлыклары. район җитәкчеләре, участок инспекторлары мәгълүматлары тыңланды, агрофирма җитәкчеләре 2015 ел эшчәнлеге турында отчет белән чыгыш ясадылар, алдынгылар бүләкләнде. Халык үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Саклаубаш авыл җирлегендә үткән җыен...
-
Сарманлылар битараф булмаска тиеш
Хөрмәтле райондашлар! Әйләнә-тирәдәге кешеләрнең проблемаларына битараф калмагыз. Әгәр дә өлкән кешеләр яки физик мөмкинлекләре чикләнгән ярдәмгә мохтаҗлар турында белсәгез, 8(85559) 2-50-64 телефонына шалтыратып хәбәр итегез. Әгәр дә балаларның авырлыкларга дучар булуы яки имин булмаган гаиләләр турында магълүматыгыз булса, 8(85559) 2-56-70 телефоны буенча шалтыратыгыз. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре...