14 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Сарысаз Тәкермән халкы Искечә Яңа елда күңелле ял итте
13 гыйнварда Сарысаз Тәкермән авылы халкы мәдәният йортында Искечә Яңа елны бик күңелле каршы алды. Алар лотерея уеннарында зур-зур отышларга ия булдылар һәм кызыклы уеннарда катнашып күңелле ял иттеләр.
-
Сарманлылар район үзәк чыршысына тавыш бирәләр
Ел саен Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы тәкъдиме белән "Иң яхшы бизәлгән чыршы" республика бәйгесе үткәрелә. Конкурс җөмһүриятебезнең бөтен район һәм шәһәрләре арасында уза. Бу бәйгедә Сарман районының Яңа ел чыршысы җиңүен теләсәгез, 20 гыйнварга кадәр интернетта үткәрелгән тавыш бирүдә катнаша аласыз. Моның өчен Татарстанның Муниципаль берәмлекләр сайтына кереп тавыш бирергә...
-
Азалакта Искечә Яңа ел күңелле үтте
Азалак авылы мәдәният йортында Искечә Яңа ел үтте. Ул бик күңелле рәвештә узды.
-
Илексазда Искечә Яңа елны каршыладылар
Кичә кич белән авыл халкы һәм кунаклар Иске Яңа елны каршыларга урамдагы үзәк чыршы янына җыелдылар. Бәйрәмгә килүчеләрнең күп булуын искә алып, алдан ук кибет яныннан мәчеткә кадәр арада транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылды, махсус юл билгеләре куелды. Кунаклар - күрше Морбаш авылы талантлары - җигүле атларда Кыш Бабай һәм Кар...
-
Иң күп сөтне «Җәлил» агрофирмасында савалар
Районда терлекләрне кышлату уңышлы гына дәвам итә. Агрофирмаларда 12 гыйнварда 50,8 тонна сөт савылган, бу - һәр сыердан уртача 9,9 килограмм, дигән сүз. Бу көннәрдә бер сыердан иң күп сөт «Җәлил» агрофирмасында савыла, анда ул 12,2 килограмм тәшкил итә.