11 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Сарманда кинәт суытачак
Һава торышы прогнозлары буенча, иртәгәдән Сарманда кинәт суытачак. Аннары һава торышы тагын алмашып торучан режимга күчәчәк.
-
Күтәмәледә "Монда тудык, монда үстек, монда таптык ярларны" исемле кичә үткәрелде
Күтәмәле авылында "Монда тудык, монда үстек, монда таптык ярларны" исемле кичә үткәрелде. Мәүлид аеның бер көнендә уздырылган бу бәйрәмдә авылыбызда туып-үсеп, кавышып яшәүче парлар катнашты. Шулай ук вафат булган 70пар, мондый парларның вафат булган ире яки хатыны рухларына, аннан, гомумән, әрвахлар рухына багышлап дога кылынды, Коръән аятьләре укылды. Көне буе...
-
Сарманлылар Халыкара "рәхмәт" көнен билгеләп үтәләр
11 гыйнварда Халыкара "рәхмәт" көне билгеләп үтелә. "Рәхмәт" сүзе кешеләргә сөенеч хисе бирә, кәефләрен күтәрә, алар арасында мөнәсәбәтләрне яхшырта. Бу сүзне бүген генә түгел, һәрвакыт әйтергә кирәк. Без сезгә, газета укучыларыбыз һәм интернет кулланучыларыбыз, рәхмәт белдерәбез. Алга таба да шулай бергә эшлик!
-
Сарманлыларның күбесе Яңа елны гаилә түгәрәгендә каршылаган
Яңа елны каршылаганнан соң без сораштыру үткәргән идек. Аның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, күпчелек халык бәйрәмне гаилә түгәрәгендә үткәргән. Аек акылда Яңа елны каршылаучылар да шактый булган. Иң куандырганы - икенче көнгә оят булырлык итеп үткәрүчеләр бик аз.
-
Сөлектә Минзәлә артистлары концерты бик күңелле үтте
Сөлек авылы мәдәният йортында Минзәлә артистлары - Ленар Миңнемуллин белән аның иҗади дуслары концерт күрсәттеләр. Радик Ситдыйковның авылдашларына бүләк иткән концерты бик күңелле үтте.
-
Шәрләрәмәдә хоккей буенча ярышлар үтте
Шәрләрәмә авылында урнашкан ачык хоккей кортында узган ярышларда беренчелекне кунакларга - Тукай районы Мәләкәс авылыннан килгән командага бирделәр. Икенче урынны Сарман авылы җыелма командасы алды. Өченчедә - Шәрләрәмә командасы, дүртенчедә Петровка Завод авылы уенчылары булдылар. - Кем көчле, шул җиңәргә тиеш иде. Барлык уенчыларга да рәхмәт. Агрофирма кубогына хоккей ярышларын...
-
Сарманлылар җиң сызганып эшкә тотына
Кадерле дуслар! Менә Яңа ел яллары да үтеп китте. Күпләрнең бүген - 2016 елда беренче эш көне, укучыларның иң озык чиреге башлана. Шулай итеп, җиң сызганып һәм яхшы кәеф белән эшкә тотынырга кирәк!