10 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Шәрләрәмә кортында хоккей ярышлары бара
Шәрләрәмә авылы ачык хоккей кортында "Нөркәй" агрофирмасы кубогына ярышлар башланды. Җиңүче исеме өчен дүрт - Петровка Завод, Шәрләрәмә, Сарман авыл җирлекләре җыелма командалары, Тукай районының Мәләкәс авылыннан спорт сөючеләр көрәшә. Уеннар оешкан төстә бара. Коймагы пешә, самавыры чыҗлый, җанатарларга күңелле көйләр дә ярышларны күзәтергә дәрт өстәп тора.
-
Саклаубашта "Искечә Яңа ел" кичәсе үтте
9 гыйнварда Саклаубаш авылы мәдәният йортында "Искечә Яңа ел" кичәсе үтте. Анда төрле уеннар, конкурслар уйнатылды, кайнар коймак һәм чәй өстәле әзерләнде. Авыл халкының күңелен күтәреп, шаярып, көлеп, җырлап, биеп, күңел ачып, бәйрәм кичәсе бик күңелле үтте.
-
Маймыл елы сарманлыларга уңыш вәгъдә итә
Гаиләгә нык игътибар бирүчеләрне быел уңыш көтә! Җиргә аяк баскан Маймыл елында йолдызлар шулай ди. Гаиләдә мөнәсәбәтләр әйбәтрәк булган саен, башка өлкәләрдә дә эшләр уңышлы барачак. Утлы маймыл - укымышлы җәнлек, шуңа күрә мәктәп балалары да фәннәрне яхшырак үзләштерәчәк,халык та күбрәк китап укый башлаячак, диелә фаразларда. Шулай була күрсен!
-
Район халкы үз сәламәтлеген кайгыртырга тиеш
Безнең илдә ир-атларның уртача гомер озынлыгы 60,4 яшь тәшкил итә. Бу - дөньяда 136нчы урын. Хатын-кызлар 73,8 яшь белән - 91нче урында. Гомер озынлыгы - илдә сәламәтлек дәрәҗәсен билгели торган күрсәткечләрнең берсе. Шунысы аяныч, күп кенә авырулар "яшәрә" бара. Әйтик, йөрәк-кан тамырлары авырулары хәзер 18-20 яшьлекләр арасында да күп күзәтелә....
-
Сарманлылар 2016 елда артыграк ял итәчәкләр
Былтыр без 118 көн ял итсәк, быел календарьдә бәйрәм һәм ял көннәре бергә артык - 119 булачак. Ул әле тагын бер көнгә артыграк булырга да мөмкин икән, чөнки белгечләр 31 декабрьне дә ял итәргә кирәк, дигән тәкъдим керткәннәр. Бу көнне барыбер юньләп эшләмиләр, бар кешенең уенда - бәйрәм табыны, бүләкләр...
-
Районда торак төзелеше планы 102 процентка үтәлде
Республикада узган елда торак төзелеше планы 100,2 процентка үтәлгән. Быел барлыгы 2,4 миллион квадрат метр торак төзергә планлаштыралар. Аның 506,7 квадрат метрын социаль ипотека буенча төзеләчәкләре тәшкил итә. Бу - 9051 фатир, дигән сүз. Районда да әлгеге программа буенча 18 фатирлы йорт төзелә. Ә узган елда районда торак төзелеше планы...
-
Җәлил китапханәсе үз укучыларын матур итеп "бизәнеп" каршы алды
Бәйрәм көннәрендә Җәлил китапханәсе үз укучыларын матур итеп "бизәнеп" каршы алды. Аны биредә эшләүче креатив кул эшләре түгәрәгенә йөрүчеләр үзләре ясаган уенчыклар белән бизәделәр. Түгәрәк бистә халкы арасында бик популяр.