5 гыйнвар 2016 яңалыклары

  • 5 гыйнвар 2016 - 09:03
    Сарманның "Җәмигъ" мәчетендә балалар өчен көндезге яллар оештырылды
    Сарманның "Җәмигъ" мәчетендә кышкы каникул чорында балалар өчен көндезге яллар оештырылды. Анда тәрбия, әхлак дәресләре алып барыла, уеннар оештырыла.
    765
    0
    0
  • 5 гыйнвар 2016 - 08:54
    Районда тагын бер малай дөньяга аваз салган
    Бүген Сарман үзәк хастахәсенең балалар тудыру бүлегендә тагын бер нарасый - малай кеше дөньяга килгән. Бәхетең, тәүфыйгың белән үс, сабый. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр туган балалар - шулай ук барысы да малайлар.
    677
    0
    0
  • 5 гыйнвар 2016 - 08:23
    Күтәмәледә "Монда тудык, монда үстек, монда таптык ярларны" дигән кичә үтәчәк
    7 гыйнварда Күтәмәле мәктәбендә "Монда тудык, монда үстек, монда таптык ярларны" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрергә планлаштырыла.
    686
    0
    0
  • 5 гыйнвар 2016 - 08:18
    Зур Нөркәй-Кадрәк юлында авария булган
    3 гыйнварда Зур Нөркәй-Кадрәк юлында һәлакәт булды. ВАЗ-2106 автомобиле йөртүчесе юл йөрү кагыйдәләрен боза һәм ВАЗ-2110 машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ВАЗ-2110 дагы ике пассажир тән җәрәхәтләре алдылар. ВАЗ-2110 йөртүчесенең дүрт кенә ай йөртү стажы була, шуңа карамастан, ул инде алты тапкыр административ җаваплылыкка тартыла. Аңа ЮХИДИ штрафын вакытында түләмәгән өчен...
    638
    0
    0
  • 5 гыйнвар 2016 - 08:04
    Районда бәйрәм яллары тыныч үтә
    Район янгын бүлекчәсе, эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча, бәйрәм яллары тыныч, гадәттән тыш хәлләрсез үтә.
    1122
    0
    0
  • 5 гыйнвар 2016 - 07:55
    Күтәмәле халкы бәйрәмдә актив катнашты
    Күтәмәле мәдәният йортында Яңа елны каршы алу бәйрәме матур итеп бизәлгән чыршы янында үткәрелде. Сәхнәне дә бәйрәмчә бизәгәннәр де. Авылыбыз үзешчәннәре, кайткан кунаклар кызыклы уеннарда актив катнаштылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре - Рәзилә белән Гүзәлия искечә Яңа елны үзгәрәк итеп каршы алу турында сөйләштеләр.
    686
    0
    0
Реклама