4 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Кышкы лагерь эшли
Бүген Сарман урта мәктәбендә кышкы мәктәп яны лагеры эшли башлады. Укучылар анда төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, бассейнга йөриләр. Лагерь 10 январьга кадәр эшләячәк. "Старт" балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә исә "Олимпия резервлары" профильле сменасы эшли.
-
Районда банк, почта бүлекчәләре эшли
Почта бүлекчәсенең операцияләр залы бүген дә эшли, кышкы каникулларның билгеле бер көннәрендә дә эшләячәк. Почтага эшегез төшсә, 6, 8, 9 гыйнварда килә аласыз. Саклык банкының да бәйрәмдә эш графигы үзгә. 6,8 гыйнварда ул 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр, 9 гыйнварда 8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатьткә кадәр эшли.
-
Иске Имәндә һәм Сарысаз Тәкермәндә бәйрәм кичәләре күңелле үтте
Яңа ел бәйрәме барлык авыл җирлекләрендә дә бик күңелле узды. Иске Имән, Сарысаз Тәкермән авылларында да бәйрәмгә җыелган авыл халкы янына Кыш бабай, Кар кызы гына түгел, башка әкият геройлары да килделәр. Алар бергәләп күңел ачтылар, елны иминлектә, куанычлар белән үткәрергә, дигән теләктә калдылар.
-
Хәйрияче Әсгать абый үлгән
Хәйрияче Әсгать Галимҗанов турында ишетмәгән кеше булмагандыр. Булмагандыр, дибез, чөнки бу игелек иясе кичә вафат булган. Ул - озак еллар дәвамында үгезләр симертеп сатып, акчаларына балалар йортларына, башка социаль учреждениеләргә 75 автобус бүләк иткән кеше. Үзе исән чагында Казанда аңа һәйкәл дә куелган иде.
-
Районда Әтиләр клубы кирәкме?
Узган ел ахырында Мамадышта Әтиләр клубы эшли башлаган. Моңа кадәр андый клублар Түбән Камада һәм Яр Чаллыда оешкан булган. Бу клубларга йөрүче ир-атлар әтисез гаиләдә тәрбияләнүче балалар белән шөгыльләнәләр икән: алар белән нәрсәдер ясыйлар, балыкка йөриләр, кыскасы, әти тәрбиясе күрсәтәләр. Районда 12-13 процент балаларның әтисез үсүен исәпкә алсаң, мондый клуб...
-
2016 елда район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә өч сабый дөньяга килгән
Яңа елга кергәч, район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә өч сабый дөньяга килгән. Аларның өчесе дә - малайлар. Әти-әниләренең куанычлары булып үссеннәр. Ә быелга дөнья халкы 7 миллиард 300 миллионнан артык булып керде. 1960 елда халык саны 3 миллиард кына булган. Галимнәр, халык саны болай артса, 2024 елда 8 миллиардка,...