30 декабрь 2015 яңалыклары
-
Җәлилнең "Инвест-групп" ширкәте "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" республика конкурсында дипломга ия булды
"Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" республика конкурсында "Иң яхшы торак милекчеләре ширкәте" номинациясендә Җәлил поселогының "Инвест-групп" торак-милек ширкәтенә диплом тапшырылды.
-
Сарысаз Тәкермәндә "Хуш киләсең, Яңа ел!" дигән тамаша узды
Сарысаз Тәкермән авылы мәдәният йортында "Хуш киләсең, Яңа ел!" дигән тамаша үтте.
-
Район газетасында "Күңелемне туңдырма" хикәясенең дәвамы чыгачак
...Бер көн эштән кайтуым иде, капка каршында таныш машина күрдем. Өйгә керимме, юкмы дип, икеләнеп тордым бераз. Бусаганы атлап, язгы җилләр ияртеп кергәндә, минекеләр Маратның әти-әнисе белән өстәл артында сөйләшеп утыралар иде. Мин, ни әйтергә белми, басып тордым. Минем кайтып керүем авыр тынлык урнаштырды. Алар - миңа, мин аларга карап...
-
Район табиблары бәйрәм көннәрендә эшләячәк
Бәйрәм көннәрендә авырулар медицина ярдәменнән мәхрүм булмаячаклар. 1, 3, 5, 7, 8 январьда дежур администраторлар (табиблар) эшләячәк. 2, 4, 6 январь көннәрендә алар белән бергә төрле белгечләрдән торган дежур бригадалар хезмәт куячак.
-
Сарманлылар өчен гыйнвар аена намаз вакытлары
-
"Кыш Бабайга әзерләгән һөнәр" конкурсында Сарманнан Дилә Гайнанова җиңде
Безнең "Кыш Бабайга әзерләгән һөнәр" конкурсына нәтиҗә ясарга вакыт җитте. Без аны туктаткан вакытта иң күп "лайк"ны Сарманнан Дилә Гайнанова җыйды - 607. Аны Кыш Бабай өенә килеп котлаячак. Калган катнашучыларыбыз да бүләксез калмаячаклар.
-
"Кыш Бабайга әзерләгән һөнәр". Илексаздан Гүзәл һәм Гөлия Хәлиуллиналар (конкурстан тыш катнашалар)
Кадерле дуслар! Кичә безнең "Кыш Бабайга әзерләгән һөнәр" конкурсы тәмамланды. Илексаздан Гүзәл һәм Гөлия Хәлиуллиналар анда конкурстан тыш катнашалар. Редакция Кыш Бабае кызларның чыгышын ошатты һәм бүләк вәгъдә итеп калды.
-
Безне Яңа ел белән котларга дип, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә төлке килгән
Кичә, безне Яңа ел белән котларга дип, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә төлке килгән булган. Тик без төшке ашка киткән булганбыз икән. Шуңа күрә төлке, күршеләргә кереп, котлауны алар аркылы җиткергән. Рәхмәт, төлке! Сине дә якынлашып килүче Яңа ел белән!
-
Сарманлылар район газетасының альтернатив һәм электрон вариантларына язылырга ашыгалар
Әгәр дә нинди дә булса сәбәпләр буенча район газетасына киләсе елның беренче яртыеллыгына язылып өлгермәгән булсагыз, борчылмагыз - бүген әле сезнең вакыт бар. "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә килеп, газетаның альтернатив вариантына язылып була. Аның бәясе 300 сум була. Шулай ук газетаның электрон вариантына язылу мөмкинлеге бар. Ул шулай ук 300 сумга...
-
Яңа елга кергәндә Сарманда "чын кыш" булачак
Күпләрне "Яңа ел килгән көнне нинди һава торышы булыр икән?" дигән сорау борчый. Сер түгел, быел табигать хикмәтләре күп булды. Әле күптән түгел генә кар да эреп беткән иде. Тик борчылмагыз: Яңа елга кергәндә "чын кыш" булачак. Чагыштырмача салкын да булачак, кар да явачак.