23 декабрь 2015 яңалыклары

  • 23 декабрь 2015 - 13:38
    Илексаз сабыйлары кар сыннары белән фотога төшеп калырга ашыгалар
    Илексаз сабыйлары, яңгырлар явып, кар сыннары эреп беткәнче, алар белән фотога төшеп калырга ашыгалар. Балалар ясалма тау яныннан да бер көн дә тыныч кына китә алмыйлар.
    638
    0
    0
  • 23 декабрь 2015 - 13:28
    Район үзешчәннәренең йомгаклау концерты узды
    22 декабрьдә Сарман мәдәният йортында "Без сәнгатьле халык" дип исемләнгән нигезләмә кысаларында узган бәйгенең йомгаклау концерты узды. Җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр, оешма җитәкчеләренә югары дәрәҗәдәге концерт оештырганнары өчен муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Фоторепортажлар: 1 өлеш 2 өлеш 3 өлеш 4 өлеш 5 өлеш
    637
    0
    0
  • 23 декабрь 2015 - 12:31
    Район мәдәният йортында ве­те­ран­на­р өчен Яңа ел бәй­рә­ме үтәчәк
    25 де­кабрь­дә 9.00 сә­гать­тә ра­йон мә­дә­ни­ят йор­тын­да ра­йон ве­те­ран­на­ры өчен Яңа ел бәй­рә­ме үт­кә­ре­лә. Рә­хим ите­гез, чыр­шы янын­да кү­ңел ачып ки­те­гез, хөр­мәт­ле өл­кән­нә­ре­без!
    699
    0
    0
  • 23 декабрь 2015 - 11:34
    "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Кыш Бабайга әзерләгән һөнәр" дигән конкурс игълан итә
    Менә "Маймыл белән истәлеккә фото" дигән конкурсыбыз тәмамланды. Ә без шул арада тагын берне башлап җибәрергә булдык. Ул "Кыш Бабайга әзерләгән һөнәр" дип аталачак. Бу юлы инде без сездән видео көтеп калабыз. Шулай ук кыскача мәгълүмат (видеода кем, кайдан) кирәк булачак. Видеоның нәрсәгә төшерелгәне мөһим түгел (телефонга булса да ярый)....
    690
    0
    0
  • 23 декабрь 2015 - 08:28
    "Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсында Сарманнан Римма Мухамедьянова җиңде
    Хөрмәтле дуслар! "Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү тәмамланды. Анда Сарманнан Римма Мухамедьянова җиңде. Ул маймыллар белән Таиландта фотога төшкән булган. Без җиңүчене котлыйбыз. Аны "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә бүләк көтә. Барлык катнашучыларга да рәхмәтебезне белдерәбез.
    651
    0
    0
  • 23 декабрь 2015 - 08:01
    Сарман белән күрше районда баласын чүплеккә ташлаган ананың кайда яшәве ачыкланган
    Ноябрь азагында Әлмәт шәһәренең чүплек аралау станциясендә яңа туган бала мәете тапканнар иде. Полиция хезмәткәрләре баланы кайсы микрорайонында ташлаганнарын һәм ваемсыз ана яшәгән адресны да ачыклаганнар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Тулырак мәгълүмат - "Әлмәт таңнары" сайтында.
    571
    0
    0
  • 23 декабрь 2015 - 06:00
    Сарманда ин­ва­лид ба­ла­ларны Кыш ба­бай бе­лән Кар кы­зы тәбрикләде
    Дү­шәм­бе көн­не рес­то­ран­да га­и­лә­лә­рен­дә ин­ва­лид ба­ла­лар тәр­би­я­ләү­че әти-әни­ләр­не кот­лар­га Кыш ба­бай бе­лән Кар кы­зы кил­де. Ба­ла­лар Яңа ел­га бү­ләк со­рап, алар­га хат яз­ган­нар. Кем­гә­дер уенчык пис­то­лет, ра­кет­ка, кур­чак, ма­ши­на ки­рәк, кем­дер тәм­ле шо­ко­лад­лар, туң­дыр­ма кө­тә. - Бү­ген­ге бәй­рәм­не сез­нең өчен оеш­тыр­дык, ка­дер­ле ба­ла­лар. Рә­хәт­лә­неп кү­ңел ачы­гыз, сый­ла­ны­гыз, - ди­де, бәй­рәм­не...
    1
    0
    0
  • 23 декабрь 2015 - 05:16
    Районның яшь депутатлары "Без булдырабыз" еллык өйрәтү сменасында булдылар
    Узган атна ахырында Казанның «Идел» яшьләр үзәгендә (Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан) "Бердәм Россия" Яшь гвардиясе"нең төбәк бүлеге оештырган "Без булдырабыз" еллык өйрәтү сменасы булды. Анда җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына сайланган яшь депутатлар, шул исәптән безнең район вәкилләре дә, чакырулы иде. Анда район яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Николай Сахуриев, Азалак авыл...
    589
    0
    0
Реклама