18 декабрь 2015 яңалыклары
-
"Маймыл белән истәлеккә фото". Сарманнан Расиха Мифтахова
"Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсына Сарманнан Расиха Мифтахова гаилә архивыннан фото җибәрде.
-
Сарманнан ике укучыга ТР Дәүләт Советында паспорт тапшырдылар
Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советында РФ яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспорт тапшыру булды. РФ Конституциясе көне алдыннан узган бу чарага безнең районнан да ике укучы чакырулы иде. Сарман урта мәктәбе укучылары Айсылу Маликова белән Раилә Биктимерова Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан төп документларын алдылар. - Дәүләт Советында экскурсиядә...
-
"Сарман" газетасының җаваплы сәркатибе Энҗимә Габдрәхимова журналистлар эшләре конкурсында II урынны яулады
Кичә Казанда Корстон сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында журналистлар эшләре һәм медиа-проектлар» VI республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Республиканың икътисад министрлыгы Журналистлар берлеге һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә уздырган әлеге конкурста катнашып, газетабызның җаваплы сәркатибе Энҗимә Габдрәхимова "Район массакүләм мәгълүмат чараларында кече һәм...
-
Әлмәт кунаклары Сарман редакциясендәге Чәй көне турында язганнар
Узган атнада "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә Чәй көне үтте. Безгә кунакка Әлмәт шәһәреннән коллегалырыбыз килгән иде. Алар мәҗлесне бик ошатканнар, хәтта аның турында язып та чыкканнар. Язма белән сылтама буенча таныша аласыз.
-
Иске Имән авыл җирлегендә кар сыннары ясалды
Иске Имән авыл җирлеге 2016 елны каршы алуны кар сыннары ясаудан башлады. Һәрбер оешма каршында Кыш бабай, Кар кызы һәм башка фигуралар ясалды.
-
"Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсына 22 декабрьдә йомгак ясалачак
Хөрмәтле интернет кулланучыларыбыз! Без "Маймыл белән истәлеккә фото" дигән конкурс игълан иткән идек. Ул киләсе сишәмбегә, ягъни 22 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шул көнне иң матур фото өчен тавыш бирү башланачак. Ул бер көн дәвамында барачак. Шуңа күрә туганнарыгызны, дусларыгызны алдан кисәтеп куегыз - сезнең өчен тавыш бирсеннәр!
-
Сарман сәнгать мәктәбе алтын юбилеен билгеләп үтте
Кичә, 17 декабрь көнне, район мәдәният йортында Сарман сәнгать мәктәбенең 50 еллык юбилеена багышланган бәйрәм тантанасы үткәрелде. Анда күп санлы кунаклар - мәктәпнең беренче директорлары, укытучылары, элеккеге укучылары һәм башкалар катнаштылар. Коллектив исеменә бик күп матур сүзләр әйтелде, хатирәләр уртаклашу җыр-биюләр белән аралаштырылды. Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе санында...
-
"Маймыл белән истәлеккә фото". Илексаздан Фаил Газдалиев
Илексаздан Адилә Газдалиева абыйсы Фаилнең маймыл белән төшкән фотосын җибәрде. "Фотода аңа 4 яшь", дип, язды Адилә.