15 декабрь 2015 яңалыклары
-
Сарманда һава торышы үзгәреп тора
Һава торышы прогнозлары буенча, алдагы көннәрдә Сарманда ул үзгәреп торачак. Чагыштырмача суык көннәр дә булачак, җылытып та алачак. Кояшлы көннәр сирәк булачак.
-
"Маймыл белән истәлеккә фото". Җәлилдән Алина һәм Аделина Хәмитовалар
Без бүген "Маймыл белән истәлеккә фото" дигән конкурс игълан иткән идек. Беренче катнашучыларыбыз да бар - Җәлилдән Алина белән Аделина Хәмитовалар. Аларның фотосы 2011 елда ясалган. "Балалар циркны бик ярата, бармый калганыбыз юк. Акробатлар, клоуннар белән булган номерлар бик ошый", ди кызларның әнисе Марина.
-
Районда ЮХИДИ рейдлары даими үтә
Юл иминлеген тәэмин итү максатыннан районда даими рәвештә рейдлар үткәрелә. Узган ялларда - 12-13 декабрь көннәрендә 18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр аларның чираттагысы үтте. Кагыйдә бозуларны кисәтү турында күпме генә әйтелмәсен, штрафлар никадәр зур булмасын, юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар саны кимеми. Рейд барышында 24 шундый очрак теркәлде. Куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" яңа конкурс игълан итә
Менә Яңа елга да күп калмады инде. Билгеле булганча, ул Маймыл елы булачак. Шул уңайдан без "Маймыл белән истәлеккә фото" дигән конкурс игълан итәбез. Фотоларны һәм үзегез турында кыскача мәгълүматны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз.
-
Кәүҗияктә "Дуслар булыйк" дигән спектакль күрсәтелде
Кәүҗияк мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Ландыш Нәсыйбуллина җитәкчелегендә "Яшь талантлар" түгәрәгенә йөрүче укучылар "Дуслар булыйк" дигән спектакль күрсәттеләр. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен. Хәзер ,чыннан да, кайбер кешеләр үзләренә...