14 декабрь 2015 яңалыклары
-
Сарман белән күрше районда ВИЧ-инфекция очраклары ачыкланган
Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итүенчә, Әлмәттә узган атнада ВИЧ-инфекциянең биш очрагы ачыкланган. Тулырак мәгълүмат - "Әлмәт таңнары" сайтында.
-
Сарманда чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе үтте
Район Советында чираттагы киңәшмә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Беренче көн тәртибе буенча иң элек сүз район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхиповага бирелде. Ул Яңа ел бәйрәменә әзерлек, оешма-предприятиеләрдә эш барышы турында сөйләде. Шәхси сәүдә нокталарының бизәлеше әлегә канәгатьләнерлек түгел, үзәк базар территориясендә бәйрәм кәефе...
-
Район спортчылары пауэрлифтинг буенча ярышлардан медальләр белән кайттылар
11-13 декабрь көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә ир-атлар һәм ветераннар арасында пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Сарман аграр көллияте студенты, беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Рузил Әһелтдинов (Морбаш авылы, 1999 елгы) турнирда өченче урынга лаек булды. Аның тренеры Флорит Мәкъсутов ветераннар арасында чемпион булды. Әлеге төр спортны...
-
"Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге әгъзалары Илексазда безнең исемнән фигура ясаганнар
Илексаз авылында оешмалар арасында Яңа ел сыны ясау буенча конкурс игълан ителде. Авыл мәктәбенең Гөләндәм Хәлиуллина җитәкчелегендәге "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге әгъзалары безнең "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" исеменнән чыгыш ясыйлар. Алар фотолардагы фигураны ясаганнар. 27 декабрь фигураларны яклау була. Без яшь иҗатташ дусларыбызга рәхмәт белдереп, уңышлар телибез.
-
Сарманлылар юлда сак булырга тиешләр
Бүген, 14 декабрьдә, Татарстанның күпчелек районнарында һава торышы кискенләшә. Урыны белән кар явып тора, бозлавык булуы ихтимал. Юлларда сак булыгыз!
-
Сарманлыларның ял көннәре кимүе ихтимал
Россиядә өч кенә көн ял калдырып, бәйрәм көннәрен кыскартырга тәкъдим итәләр. Яллар 1 гыйнвар - Яңа елда, 9 май - Җиңү көнендә, 12 июнь - Россия көнендә булачак. Ә калган ун көнлек өстәмә ялларны һәркем үзе теләгән вакытта ала алачак. Закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән инде.