10 декабрь 2015 яңалыклары
-
Районда чираттагы ЮХИДИ рейды үткәрелде
9 декабрьдә районда юл иминлеген тәэмин итү максатында чираттагы профилактик чара - рейд үткәрелде. Ул 18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Рейд барышында 11 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде. Алар арасында иң күбе куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар һәм укылмый торган дәүләт номерлары белән юлда йөручеләр булдылар. Шулай ук кагыйдә...
-
Зур Нөркәйдә Геройлар көненә багышланган кичә үтте
Зур Нөркәй авылы мәдәният йортында Геройлар көненә багышлап кичә үтте. Кичәгә "Хезмәт даны" ордены кавалерлары, элемтәче Феликс абый Шәрәфетдинов һәм сыер савучы Дамирә апа Габдрахманова чакырылдылар. Алар кыскача гына үзләренең хезмәт юллары белән таныштырдылар. Соңыннан балалар үзләре язган иншаларын укыдылар.
-
"Эфир-24" каналында Зәй кешесе күтәргән проблема буенча репортаж күрсәтәчәкләр
Зәйдән бер хатын-кыз Россия Президенты Владимир Путинга балалар бакчаларына түләү бәяләрен киметүгә петиция язган. Аңа өч меңнән артык кеше кул куйган. Моның турында бүген, 10 декабрьдә, "Эфир-24" каналыннан 19.00 сәгатьтә карый аласыз.
-
Сарманда инвалид балалар өчен Яңа ел уздырылды
Бүген Инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Сарман" кинотеатрында инвалид балалар өчен Яңа ел уздырылды. Бәйрәмне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Сарман" киноучреждениесе белән берлектә оештырдылар Яңа ел кичәсенә Сарман гимназиясенең махсуслаштырылган (коррекцион) сыйныф укучылары да килгәннәр иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар биеделәр,...
-
Сарман картингчыларын Казанда бүләкләделәр
Ноябрь аенда Казан шәһәренең "Форсаж" картинг үзәгендә Фән һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе Кубогына ярышлар үтте. "Honda GX-270" классында (16-21 яшь) Сарман "Ялкын" картинг-клубында тәрбияләнүче Илһам Шакиров, Казан узышчысыннан гына калышып, икенче урынны яулады. 4 декабрьдә шул ук үзәктә Татарстан Республикасы автомотоспорты Федерациясе Кубогына ярышлар үткәрелде. "Honda GX-270" классында (12-16...
-
Хезмәттәшебезнең ике туган энесе Россия чемпионы булды
Зәй районы Сармашбаш авылы егете Радик Сәлахов безнең хезмәттәшебезнең ике туган энесе. Ул Зәй районы Сабантуенда абсолют батыр булып калган иде. Хәзер Радик Россия чемпионы исемен яулады. Йошкар-Олада узган билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясап, ул ярыш йомгаклары буенча Россия чемпионы исеменә лаек булды....
-
Районда янәдән мошенниклар йөри башлаган
Соңгы арада, кеше алдап, акча эшләргә тырышучылар саны күбәеп китте. "Үзара салым акчасы җыябыз", дип йөрүчеләр пәйда булган. Шуны истә тотыгыз - үзара салым акчасын махсус счетка салырга яки авыл советына илтеп тапшырырга була. Өйгә кереп сорап йөрүчеләргә акча бирмәгез!