8 декабрь 2015 яңалыклары

  • 8 декабрь 2015 - 13:31
    Фәрит Хөснуллин Карашай Саклауда Асылмәрдановлар гаиләсенә сертификат тапшырды
    Инвалидлар ункөнлеге кысаларында муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Карашай Саклау авылында яшәүче Асылмәрдановлар гаиләсендә булды. Гаилә башлыгы - 3 төркем инвалид Радик Рәшит улы "Нөркәй" агрофирмасында терлекче булып хезмәт куя. Тормыш иптәше Миләүшә белән 3 бала тәрбиялиләр. Олы уллары Илнар, армия сафларында хәрби бурычын үтәп кайткан, балта остасы булып эшли....
    782
    0
    0
  • 8 декабрь 2015 - 12:57
    Татар Карамалысында 68 ел күрешмәгән туганнар очрашты
    Мин 68 ел күрешмәгән туганнарның очрашуы шаһиты булдым. Җәлил бистәсендә яшәүче Гафифә Гаффарова белән Кама Тамагы районында гомер итүче Нәкыя апа күрештеләр. Аларның әтиләре бер, әниләре башка.Беренче очрашу мизгелләренең күңелләрне кузгатырлык якты, шатлыклы һәм моңсурак хисләр тудыруын аңлатып бетерә торган гына түгел. Очрашуны Татар Карамалысы авылында яшәүче уртак туганнары -...
    519
    0
    0
  • 8 декабрь 2015 - 12:13
    Карашай Саклау мәдәният йортында төзекләндерү эшләре бара
    Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Карашай Саклау авылы мәдәният йортында булып, республика җитәкчелеге ярдәме белән тормышка ашучы төзекләндерү эшләре барышын карады. "ПО "Таткоммунжилсервис" җәмгыяте тарафыннан алты миллионлык ремонт эшләре башкару планлаштырылып, бүгенге көндә фасадны җылытып тышлау, түбә алмаштыру, тәрәзә-ишекләрне яңарту, җылылык системасын алыштыру, су линиясе уздыру, санитария бүлмәсе ясау кебек...
    613
    0
    0
  • 8 декабрь 2015 - 11:24
    Сарманда инвалидлар автомобиль йөртү осталыгы бәйгесендә катнаштылар
    Бүген Сарманда инвалидлар декадасы кысаларында инвалидлар арасында автомобиль йөртү осталыгы буенча бәйге үтте. Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Дамир Йосыпов, ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов, юл иминлеге программаларын финанслау...
    505
    0
    0
  • 8 декабрь 2015 - 10:31
    Кәүҗияк ветеранын укучылар да котладылар
    Кәүҗияк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөҗәһит абый Шәйхелисламовка 7 декабрьдә 90 яшь тулды. 7 нче сыйныф укучылары сыйныф җитэкчесе Обечова Римма апалары белән Мөҗәһит абыйны юбилее белән котларга бардылар . Алар юбилярга күчтәнәчләр алдылар . Туган көне белән котлап шигырьләр сөйләделәр, ишег алдын, капка төпләрен көрәделәр. Мөҗәһит абыйның...
    640
    0
    0
  • 8 декабрь 2015 - 05:24
    "Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ге" чәйгә чакыра
    Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ген­дә ма­тур тра­ди­ци­я­гә әве­рел­гән Чәй кө­не бы­ел да уза­чак. Аны ка­лен­дарь­да­гы да­та­сын­нан бер­ни­чә көн­гә ал­да­рак, 11 де­кабрь­дә үт­кә­рер­гә бул­дык. Ишек­лә­ре­без һәр­кем өчен ачык! Ки­ле­гез, тәм­ле чәй­ләр эчеп, бе­роч­тан ра­йон га­зе­та­сы­на да язы­лып ки­тәр­сез, хөр­мәт­ле дус­лар!
    522
    0
    0
Реклама