30 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 30 ноябрь 2015 - 12:27
    Иске Имәндә Аналар көне билгеләнеп үтте
    27 ноябрь көнне Иске Имән авылы клубында "Рәхмәт сезгә, әниләр!" дигән кичә, "Башваткыч" уены узды.
    519
    0
    0
  • 30 ноябрь 2015 - 11:45
    Сарман җирлегендә референдум уздырылды
    29 ноябрь көнне Сарман авыл җирлегендә үзара салым җыюга багышланган референдум уздырылды. Анда тавыш бирү хокукы булган халыкның 60,1 проценты катнашты. Катнашучыларның 79 проценты үзара салым җыюга карата уңай тавыш бирде.
    614
    0
    0
  • 30 ноябрь 2015 - 10:50
    Яхшыбай авылында әдәби-музыкаль кичә үтте
    28 ноябрьдә Яхшыбай авылы клубында "Ябарсыңмы, әнкәй, шәлеңне?" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Чарадан залда утырган бер генә кеше дә читтә калмады. Кечкенә сабыйлардан алып өлкәннәргә кадәр кичәдә катнаштылар. Концерттан соң бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
    631
    0
    0
  • 30 ноябрь 2015 - 10:36
    Күтәмәле авылында матур кичә узды
    Кичә Күтәмәле авылы мәдәният йортында Аналар көнен билгеләп үттеләр. Башта авылның әниләре һәм әбиләре мул чәй табыны артында чәй эчтеләр, рәхәтләнеп гапләштеләр. Аннан соң авыл үзэшсәнләре көче белән әзерләнгән бик матур концерт булды.
    591
    0
    0
  • 30 ноябрь 2015 - 09:54
    Фәрит Хөснуллин Казанда партиянең чираттагы XXIV Конференциясендә
    Район башлыгы - "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе политсоветы секретаре Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге делегация Казанда партиянең чираттагы XXIV Конференциясендә катнаша.
    490
    0
    0
  • 30 ноябрь 2015 - 09:32
    Иске Кәшер балалар бакчасында Аналар көнен билгеләп үттеләр
    Иске Кәшер " Миләш" балалар бакчасында Аналар көнен билгеләп үттеләр. Барлык балалар катнышты: җыр, биюләр күрсәтелде, әниләргә шигырьләр сөйләнде, кызыклы уеннар уйнатылды.
    420
    0
    0
  • 30 ноябрь 2015 - 08:22
    Авылларда ялган "газчылар" йөри
    Алар үзләрен газ оешмасы хезмәткәрләре дип алдап, кешеләрдән, ялганлап, акча җыялар. Сак булыгыз! Әгәр дә охшаш хәлгә юлыксагыз, прокуратурага яки полициягә шалтыратыгыз!
    492
    0
    0
  • 30 ноябрь 2015 - 07:28
    Сарманлылар үзләрен фотолардан эзләп таба алалар
    Әдәбият елы ахырына якынлаша. Безнең район халкы - моңлы, шигъри җанлы халык. Тырышып эшли дә, матур итеп ял да итә белә. Талантлар бездә җитәрлек. Үткән һәрбер чара күңелдә бары күркәм хатирәләр генә калдыра. Шуларны тагын бер кат барлап чыгыйк эле. Фотолардан үзегезне эзләп табыгыз. Яхшы кәефләр телибез.
    472
    0
    0
  • 30 ноябрь 2015 - 06:17
    Иске Кәшер авыл китапханәсендә 26 ноябрь көнне Әниләр көненә багышланган кичә узды
    Бу кичәдән һәркем күңеленә зур ләззәт алды: әниләргә багышлап шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды; абыстай Галия Сираева, Равилә Ашарапова, Флера Харисова апалар мөнәҗәтләр, Коръән аятьләре укыды. Кунагыбыз Валентин абый гармун моңнары белән сөендерде. Кичәнең кунаклары үзләре дә ялындырып тормадылар: Алина Сөләйманова, Гөлгенә Хабибуллина, Сирена Насибуллина, Гүзәлия Тимофеева, Гөлшат Гайфуллина, Дилә Ибрагимова,...
    471
    0
    0
  • 30 ноябрь 2015 - 05:28
    "Дулкын" бассейнында Әниләр көненә багышланган спорт чарасы үтте
    Кичә әниләр һәм балалар суда төрле эстафеталарда ярыштылар. Су волейболы уйнадылар. Барлыгы 6 әни катнашты. Соңыннан барлык катнашучыларга да беренче номерлы балалар һәм яшүсмерләү спорт мәктәбендә истәлекле бүләкләре тапшырылды.
    496
    0
    0
Реклама