10 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Шәрләрәмәдә һәм Сөлектә бәйрәм чаралары үтте
Узган атнада Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Шәрләрәмә һәм Сөлек мәдәният йортларында үзешчәннәр тарафыннан "Бердәмлектә - көч!" дигән чара уздырылды. Сценарийда халыклар дуслыгы турында нәфис сүз, җырлар, төрле милләт биюләре, этюдлар бар иде. Тамашачылар кичәдән бик канәгать калдылар.
-
Сарман аграр көллияте укучысы Рузил Әһелтдинов пауэрлифтинг буенча ярышта икенче урынга лаек булды
7-8 ноябрь көннәрендә пауэрлифтинг буенча яшьләр арасында Татарстан беренчелеге үткәрелде. Сарман аграр көллияте укучысы Рузил Әһелтдинов (1999 елгы) 66 килограммга кадәрле спортчылар арасында II урынны яулады - көмеш медальгә лаек булды. Аның тренеры - Флорит Мәкъсутов.
-
Өчөйле Саклауда "Әдәбият – заман көзгесе" дигән очрашу үтте
Өчөйле Саклау авыл китапханәсендә Россиядә Әдәбият елы уңае белән укучылар өчен шушы елда иң күп китап укучылар Резеда Гайнетдинова һәм Роза Шәехова белән "Әдәбият - заман көзгесе" дигән исемдә очрашу кичәсе булды. Резеда Гайнетдинова укучыларга үзенең укыган китаплары, аларның кызыклы вакыйгалары хакында сөйләде. Роза Шәехова бигрәк тә сәхнә әсәрләре, тормышчан...
-
Районда юл һәлакәтләре корбаннарын искә алачаклар
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясының 2005 елның 26 октябрендә чыккан резолюциясе нигезендә ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Халыкара юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә. Быел ул 15 ноябрьдә билгеләп үтелә. 2015 елның ун ае эчендә район территориясендә 37 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда өч кешенең гомере өзелде, 63 кеше төрле...
-
Өчөйле Саклауда "Җырлап тудым, җырлап яшим" дигән концерт үтте
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында шушы авылда туып, хәзерге көндә дә гомер итүче яшь җырчы Раяз Шәехов һәм аның дуслары катнашында "Җырлап тудым, җырлап яшим" дигән исемдә концерт булды. Дуслары - җырчы Илнар Әгълиевның, Нүрсинә Әюпованың моңлы.дәртле җырлары, баянда Радик Газизов, кечкенә биюче Динә Каюмова, Лиана, Айгөл башкарган биюләр концертка...