9 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 9 ноябрь 2015 - 10:58
    "Җәлил" агрофирмасы үзешчәннәре Иске Минзәләбашта концерт куйдылар
    7 ноябрьдә Иске Минзәләбаш авылы мәдәният йортында матур концерт узды. Анда "Җәлил" агрофирмасы үзешчәннәре катнашты. Хезмәтчәннәр эштә дә, ял оештыруда да сыната торганнардан түгел. Концертта районның талантларга искиткеч бай икәне тагын бер кат исбатланды. Агрофирма үзешчәннәре көче белән әзерләнгән 2,5 сәгатьлек кичәдә зал тутырып килгән тамашачыларны моң һәм юмор дөньясында...
    788
    0
    0
  • 9 ноябрь 2015 - 08:31
    Сарманда дүшәмбе киңәшмәсе үтте
    Район Советында чираттагы киңәшмә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Районда "Өлкәннәр көне"н уздыру нәтиҗәләре һәм "Инвалидлар декадасы"на әзерлек хакында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова сөйләде. Ләшәү Тамак авыл җирлегендә башкарылган эшләр белән җирлек башлыгы Ринат Насыйров таныштырды. Киңәшмәне йомгаклап, Фәрит Мөнәвирович...
    715
    0
    0
  • 9 ноябрь 2015 - 08:10
    Күтәмәледә "Ягез әле, өлкәннәр!" дигән конкурс узды
    5 ноябрьдә Күтәмәле авылы мәдәният йортында, Татарстан Конституциясе көненә багышлап, "Ягез әле, өлкәннәр!" исемле конкурс булды. Анда авылның "Ак каен" һәм Яңа Имән, Буралы Чишмә авылларының "Яшь йөрәкләр" командалары төрле күңелле ярышларда көч сынашты. Бәйрәмдә халык бик күп иде. Кичә матур, кызыклы үтте.
    793
    0
    0
  • 9 ноябрь 2015 - 05:14
    Зур Нөркәйдә концерт узды
    6 ноябрьдә Зур Нөркәй мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышлап үткәрелгән "Дуслык күпере" исемле бәйрәм концерты тамашачылар күңеленә хуш килде. Концертта халыклар дуслыгы турында шигырьләр сөйләнде, төрле халык биюләре, җырлар башкарылды, скетчлар куелды. Ә концерт алдыннан авылның ак яулыклы әбиләре "Мәсгудәдә кунакта" исемле аулак өй кичәсенә җыелдылар. Җырлар, биюләр, төрле...
    974
    0
    0
Реклама