5 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Район укытучылары диагностик тестлаштыруда катнашалар
Бүген, 5 ноябрь көнне, республиканың база мәктәпләрендә белем бирүче укытучылар беренче тапкыр диагностик тестлаштыруда катнашалар. Укучылар бердәм дәүләт имтиханы тапшыргандагы кебек үк, укытучыларга да аудиториягә паспорт һәм гельле ручка белән генә керергә рөхсәт ителде. Тапшырыласы имтихан фәннәре исемлегендә рус, татар, инглиз, немец, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география,...
-
"Әни белән янәшә". Сарманнан Чулпан Гарипова фотолары
Сарманнан Азалия Гарипова "Әни белән янәшә" конкурсына әнисе Чулпан белән төшкән фотоларын җибәрде.
-
Халык район газетасына актив языла
Бүген редакциядә 16.00 сәгатькә кадәр газетабызга 2016 елның беренче яртыеллыгына бердәм яздыру көне үткәрүебез турында әйтеп үткән идек инде. Халык бик актив, язылырга теләүчеләр шактый. Язылган һәр кеше бүләк алып китә. Ә бер кечкенә абунәчебез безгә җырлап та күрсәтте. Хәзерге вакытта 37 кеше район газетасына язылды инде.
-
Өчөйле Саклауда "Ак чәчәкләр" кинофильмын күрсәттеләр
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында "Сарман" киноучреждениесы Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" телевизион кинофильмын күрсәтте. Авыл халкы, түземсезлек белән көтеп алынган киноны карап, бик сөенде.
-
Район фермерлары Марат Әхмәтовка сорауларын бирделәр
Узган атнада "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дип аталган проект кысаларында республика фермерлары Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашты. Аларның министрга сораулары шактый күп җыелган иде. Район фермерлары да Марат Әхмәтовка сорауларын бирделәр. Марсель Вәлиев сөт эшкәртү комбинатларының, хуҗалыклар тарафыннан китерелә торган чимал күләменең кечкенә булуын...
-
Сарман редакциясендә бердәм язылу көне үтә
Газета-журналларга, шул исәптән «Сарман» газетасына, 2016 елның беренче яртысына язылу дәвам итә. Район яңалыкларыннан хәбәрдар булып, кызыклы вакыйгаларның эчендә кайнап яшәгез - безнең белән бергә булыгыз! Газетага почта бүлекчәләрендә язылуның яртыеллык бәясе - 549 сум, редакциягә килеп язылсагыз (килеп аласы да була) - 300 сум. Хөрмәтле абунәчеләребез! Бүген - 5...
-
Җәлилнең икенче мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре семинары үтте
2 ноябрьдә икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре семинары үтте. Әлеге семинар "Мәктәп укучысының үзешчәнлегендә сыйныф җитәкчесенең роле" темасын яктыртты. Килгән кунакларны Мәктәп Парламенты әгъзалары каршы алды. Укучылар кунакларны мәктәп тормышын яктыркан кургәзмәгә озаттылар. Әлеге күргәзмә Салихова А.Р. җитәкчелегендә оештырылды. Монда мәктәп укучыларының, укытучыларының кул эшләре, рәсемнәре, картиналары һ.б....