30 октябрь 2015 яңалыклары

  • 30 октябрь 2015 - 13:30
    Сарман районында веганнар бармы?
    1 ноябрьдә Халыкара веган көне билгеләп үтелә. Веганнар - ул катгый вегетарианчылар, алар ит һәм балык кына түгел, хайваннардан чыккан башка продуктларны да - йомырка, сөт, бал һәм башкаларны да ашамыйлар. Шулай ук алар тиредән, мехтан, йоннан, ефәктән булган киемнәр кимиләр һәм хайваннарда тест үткән продуктларны кулланмыйлар. Мондый катгыйлыкның сәбәбе...
    703
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 13:22
    Ял көннәрендә Сарманда һава температурасы нольдән түбән булачак
    Бу атнаны ял көннәрендә Сарманда пычрак булмаячак. G!Smeteo.ru сайты прогнозлары буенча, шимбә-якшәмбе район үзәгендә һава температурасы нольдән түбән булачак, азрак кар да төшкәләячәк.
    459
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 13:13
    Тарихчы-археологлар Сарман районында булдылар
    Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире Альберт Борһанов хәбәр итүенчә, быел көз һәм 2016 елның язында районның борынгы, урта гасыр һәм яңа чорларын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләре үткәреләчәк. Галимнәр, октябрь аенда килгәч үк , районда бронза чоры (безнең эрага кадәр II мең ел элек)...
    487
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 12:02
    "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Әни белән янәшә" дигән конкурс игълан итә
    Нәрсә генә эшләсәк тә, кайда гына булсак та - әниләр һәрчак безнең янда булырга тырышалар. Әлбәттә, һәркемнең диярлек алар белән истәлекле фотолары бар. Әниләрегез белән тарихка кереп калган кызыклы фотоларыгыз булса, sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез. "Әни белән янәшә" дип исемләнгән конкурста катнашыр өчен кечкенә чагыгызда төшкән дә, хәзерге вакытта сурәтләнгән...
    787
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 11:37
    Сарман редакциясендә бердәм язылу көне үтәчәк
    Ал­да без­не бәй­рәм­нәр кө­тә. Ә бәй­рәм­дә бү­ләк тә ал­саң, ул ике­лә­тә ку­а­ныч­лы бу­ла. 4 но­ябрь­дә бил­ге­ләп үте­лә тор­ган Ха­лык­лар бер­дәм­ле­ге кө­не уңа­ен­нан «Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ге» дә га­зе­та­га бер­дәм язы­лу кө­не уз­ды­рыр­га бул­ды. Хөр­мәт­ле абу­нә­че­лә­ре­без, 4 но­ябрь ял кө­не бул­ган­лык­тан, без 5 но­ябрь­дә ре­дак­ци­я­дә га­зе­та­быз­га 2016 ел­ның бе­рен­че яр­ты­ел­лы­гы­на яз­ды­ру үт­кә­рә­без....
    566
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 11:28
    Сарманлылар комета күрә алачаклар
    Иртәгә, 31 октябрьдә, Җирдән чагыштырмача ерак түгел (галәм масштаблары буенча) - 486 мең километр ераклыкта - Энке дип исемләнгән сүнгән кометаның үзәге очып үтәчәк. Ул өч елдан тагын безнең планета яныннан узачак, тик күпкә ераграк арадан - 40 миллион километр, дип фаразлый галимнәр.
    635
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 08:45
    "Сар­ман"­га 2016 ел­ның бе­рен­че яр­ты­ел­лы­гы­на иң күп кеше яз­дыр­ган оеш­ма­ны бүләк көтә
    Якын­на­рың, та­ныш­ла­рың, үзең­нең хез­мәт­тәш­лә­рең ту­рын­да ра­йон га­зе­та­сы бит­лә­рен­дә яз­ма­лар кү­рү кем­не дә ку­ан­ды­ра­дыр, дип уй­лый­быз без. Шу­лай бул­ма­са, күп­ләр, ис­тә­лек­ле да­та­лар, юби­лей­ла­ры уңа­ен­нан ту­ган­на­ры, дус­ла­ры ту­рын­да язу­ы­быз­ны со­рап, без­гә мө­рә­җә­гать ит­мәс­ләр иде. Һө­нә­ри бәй­рәм­нәр ал­дын­нан да ре­дак­ция бу­са­га­сын тап­тау­чы­лар ешая, кол­лек­тив­ның эше, ма­тур тра­ди­ци­я­лә­ре ту­рын­да ра­йон­даш­лар­га җит­ке­рә­се­лә­ре ки­лә. Мон­дый яз­ма­лар­ны...
    455
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 08:16
    Сарманлылар сәяси репрессияләр корбаннарын искә алалар
    30 октябрьдә Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне сәяси реппрессияләр нәтиҗәсендә һәлак булган яки зыян күргән кешеләрнең истәлегенә мәтәм акцияләре һәм истәлекле чаралар (митинглар,репресияләнгәннәрнең һәйкалларына тәкыялар салу, уку йортларында "Хәтер дәресләре" һәм башкалар) үткәрелә. "Хәтер дәрес"ләренә әлеге вакыйгаларның шаһитлары чакырыла.
    546
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 07:29
    Икенче атнада район газетасы бер генә мәртәбә чыгачак
    Икенче атнада, бәйрәм ялларына туры килү сәбәпле, район газетасы бер генә мәртәбә - 5 ноябрьдә чыгачак. Шуңа күрә, белдерү, реклама яки котлау бирәсегез булса, ашыгыгыз. Аларны дүшәмбе - 2 ноябрьдән дә соңга калмыйча бирүегез сорала.
    471
    0
    0
Реклама