29 октябрь 2015 яңалыклары
-
Сарманда "Ак чәчәкләр" кинофильмын күрсәтү дәвам итә
«Сарман» кинотеатрында Габдрахман Әпсәламовның «Ак чәчәкләр» телевизион кинофильмын күрсәтү дәвам итә. Укучылар тарафыннан уңай кабул ителгән «Ак чәчәкләр» романына төшерелгән сериалларның үзәгендә - табиблар. Аларның уй-кичерешләре, мәхәббәт тарихлары турында сөйләгән бу фильмны район халкы яратып кабул итте. Сарман урта мәктәбенең укытучылар коллективы зур активлык күрсәтте.
-
Районда шикәр чөгендерен алу дәвам итә
Чөгендер 7440 гектардан, ягъни игелгән мәйданнарның 82 процентыннан казып алынды. Һәр гектардан уртача 303 центнер уңыш алынып, барлыгы 225450 тонна татлы тамыр казылды. Аның 210074 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды.
-
Район агрофирмалары кышкы чорга әзерлек белән керәләр
Быел «Сарман», «Җәлил» агрофирмаларында терлекчелек торакларында күләмле ремонт эшләре башкарылды. «Сарайлыда бер торактан кала, барлык торакларга сөтүткәргечләр урнаштырылды, - ди «Җәлил» агрофирмасы баш икътисадчысы Ләйсирә Әхмәдишина. - Иске Минзәләбашта ул җәйге лагерьда да куелды. Киләсе елга барлык җәйләүләрдә урнаштырырга планлаштырабыз. Иске Кәшердә яшь бозаулар һәм буаз маллар тораклары, Иске Минзәләбашта,...
-
Районда "Тоннель" профилактик чарасы үтте
Район юлларында быел 30 юл һәлакәте очрагы булды, аларда өч кешенең гомере өзелде, 49 кеше тән җәрәхәтләре алды. Юллардагы хәлләрне яхшырту максатыннан район территориясендә даими рәвештә рейдлар үткәрелә. 28 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр автотранспорт йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча «Тоннель» чарасы үткәрелде. Ул транспорт чарасы белән исерек килеш идарә...
-
Сарманда социаль яклау бүлеге һәм "Шәфкать" үзәге үзешчәннәренең концерты үтәчәк
Бүген, 29 октябрьдә, район мәдәният йортында социаль яклау бүлеге һәм "Шәфкать" үзәге үзешчәннәренең концерты үтәчәк. Башлану вакыты - 19.00 сәгать.