27 октябрь 2015 яңалыклары

  • 27 октябрь 2015 - 13:48
    Районда малын күзәтүчесез йөртүчеләргә штраф салына
    Ра­йон­да мал­лар­ны урам­да кү­зә­тү­че­сез йөр­тү оч­рак­ла­ры бул­га­лап то­ра. Алар­ның ба­су­лар­га ке­рү, тап­тау, мат­ди зы­ян ки­те­рү, шу­лай ук юга­лу их­ти­ма­лы бар. Мал­ла­рын кү­зә­тү­че­сез йөрт­кән ке­ше­ләр­гә, юри­дик зат­лар­га ад­ми­нист­ра­тив җа­вап­лы­лык ка­рал­ган. Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Ад­ми­нист­ра­тив хо­кук бо­зу­лар ту­рын­да­гы ко­дек­сы­ның 3.6 мад­дә­се ни­ге­зен­дә то­рак пункт­лар тер­ри­то­ри­я­лә­ре­нең тө­зек­ле­ген сак­лау ка­гый­дә­лә­рен бо­зу­чы граж­дан­нар­га - 2000 сум­нан...
    538
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 12:53
    Районда бәйрәм көннәрендә пенсия бер көн алдан биреләчәк
    4 но­ябрь­дә - Ха­лык­лар бер­дәм­ле­ге кө­не, 6 но­ябрь­дә Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Конс­ти­ту­ци­я­се кө­не уңа­ен­нан ял итү һәм поч­та бү­лек­чә­се­нең дә эш гра­фи­гы үз­гә­рү сә­бәп­ле, бу көн­нәр­дә би­ре­лә тор­ган пен­си­я­ләр бер көн ал­дан - 3 һәм 5 но­ябрь көн­нә­рен­дә та­ра­ты­ла­чак.
    535
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 11:42
    Сарманда өлкәннәр арасында спорт ярышлары үтте
    27 октябрьдә район ветераннар клубында бильярд, шахмат, шашка һәм дартс буенча өлкәннәр арасында ярышлар уздырылды. Аның нәтиҗәләре - түбәндә. Бильярд 1. Равил Исмәгыйлов (Сарман) 2. Изаил Камалов (Җәлил) 3. Фәнүр Фәтхуллин (Җәлил) Шахмат Хатын-кызлар 1. Вәсилә Мортазина (Сарман) 2. Галия Гәрәева (Мортыштамак) 3. Рәмзия Харисова (Илексаз) Ир-атлар 1. Геннадий Зыков...
    556
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 08:11
    Район укучыларының каникуллары якынлаша
    Киләсе атнадан республика мәктәпләрендә көзге каникуллар башлана. Алар бер атна - 2 ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аннан киләсе икенче чирек иң кыска булып санала - аның озынлыгы нибары 7 атна.
    509
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 06:56
    Сарманнан ерак түгел җир тетрәгән
    Шушы көннәрдә Әфганстанда көчле җил тетрәве булган иде. Аның шаукымы Татарстанга да барып җиткән. Тетрәүне Казан, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә сизгәннәр. Бәхеткә каршы, ул аз баллы булган, җимерелүләр һәм зыян күрүчеләр юк.
    567
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 06:00
    Ләкедән Татьяна Малова "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең призына ия булды
    «ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте үзенең абунәчеләре арасында "Подписка өчен - IPad" конкурсын үткәрүне дәвам итә. Ул быел өченче тапкыр оештырылды. Бу конкурста катнашучылар һәм җиңү яулаучылар арасында безнең райондашлар да бар. Ләке авылында яшәүче Татьяна Малова илле әбунәчегә әзерләнгән махсус кызыксындыру призының берсенә ия булды. Әлеге конкурста теләгән һәркем катнаша...
    417
    0
    0
Реклама