27 октябрь 2015 яңалыклары
-
Районда малын күзәтүчесез йөртүчеләргә штраф салына
Районда малларны урамда күзәтүчесез йөртү очраклары булгалап тора. Аларның басуларга керү, таптау, матди зыян китерү, шулай ук югалу ихтималы бар. Малларын күзәтүчесез йөрткән кешеләргә, юридик затларга административ җаваплылык каралган. Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6 маддәсе нигезендә торак пунктлар территорияләренең төзеклеген саклау кагыйдәләрен бозучы гражданнарга - 2000 сумнан...
-
Районда бәйрәм көннәрендә пенсия бер көн алдан биреләчәк
4 ноябрьдә - Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ял итү һәм почта бүлекчәсенең дә эш графигы үзгәрү сәбәпле, бу көннәрдә бирелә торган пенсияләр бер көн алдан - 3 һәм 5 ноябрь көннәрендә таратылачак.
-
Сарманда өлкәннәр арасында спорт ярышлары үтте
27 октябрьдә район ветераннар клубында бильярд, шахмат, шашка һәм дартс буенча өлкәннәр арасында ярышлар уздырылды. Аның нәтиҗәләре - түбәндә. Бильярд 1. Равил Исмәгыйлов (Сарман) 2. Изаил Камалов (Җәлил) 3. Фәнүр Фәтхуллин (Җәлил) Шахмат Хатын-кызлар 1. Вәсилә Мортазина (Сарман) 2. Галия Гәрәева (Мортыштамак) 3. Рәмзия Харисова (Илексаз) Ир-атлар 1. Геннадий Зыков...
-
Район укучыларының каникуллары якынлаша
Киләсе атнадан республика мәктәпләрендә көзге каникуллар башлана. Алар бер атна - 2 ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аннан киләсе икенче чирек иң кыска булып санала - аның озынлыгы нибары 7 атна.
-
Сарманнан ерак түгел җир тетрәгән
Шушы көннәрдә Әфганстанда көчле җил тетрәве булган иде. Аның шаукымы Татарстанга да барып җиткән. Тетрәүне Казан, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә сизгәннәр. Бәхеткә каршы, ул аз баллы булган, җимерелүләр һәм зыян күрүчеләр юк.
-
Ләкедән Татьяна Малова "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең призына ия булды
«ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте үзенең абунәчеләре арасында "Подписка өчен - IPad" конкурсын үткәрүне дәвам итә. Ул быел өченче тапкыр оештырылды. Бу конкурста катнашучылар һәм җиңү яулаучылар арасында безнең райондашлар да бар. Ләке авылында яшәүче Татьяна Малова илле әбунәчегә әзерләнгән махсус кызыксындыру призының берсенә ия булды. Әлеге конкурста теләгән һәркем катнаша...