23 октябрь 2015 яңалыклары
-
"Казан утлары" журналы хезмәткәрләре Сарман районында кунакта булды
Бүген районда "Казан утлары" журналының баш мөхәррире - Габдулла Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Мөхәммәт Мирза, аның урынбасары Рамил Ханнанов, бүлек мөхәррире, шагыйрь, журналист, Фәнил Гыйләҗев, язучы Камил Кәримов булдылар. Алар Җәлил поселыгы гимназиясендә, Ләшәү Тамак мәктәбендә, район мәдәният йортында укучылар, укытучылар, әдәбият сөючеләр, халык белән очраштылар.
-
Сарманда җылыта
Ял көннәрендә, алдагы көннәр белән чагыштырганда, Сарманда җылытачак. Явым-төшемнәр булуы ихтимал.
-
Үзешчәннәр Сарманда концерт куя
Бүген, 23 октябрьдә, район мәдәният йортында прокуратура һәм суд хезмәткәрләре концерт куя. Башлану вакыты - 19.00 сәгать.
-
Сарманлылар пенсиягә 65 яшьтән чыгачаклар
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең закон проекты эшчәнлеге буенча комиссиясе пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын хуплады. Тик бу һәркемгә дә түгел, ә дәүләт хезмәтендәгеләргә генә кагыла. Аларга дәүләт гражданлык хезмәтендәге минималь стаж елларын акрынлап арттыра барачаклар. Аны 15 елдан 20 елга кадәр, ә пенсиягә чыгу яшен 60 тан 65 кә кадәр...
-
Сарман белән күрше районда кыйналган әби турында "Пусть говорят" тапшыруында күрсәтәчәкләр
Узган атнада Яр Чаллы шәһәрендә 84 яшьлек әбине кыйнаганнар. Аны ветеранның оныгының иптәше исерек хәлдә кыйнаган. Хәзерге вакытта пенсионер әби авыр хәлдә, сөйләшә һәм йөри алмый. Бу хәл белән "Беренче канал"ның "Пусть говорят" тапшыруында кызыксынганнар. Тапшыруга, видеога төшәр өчен, әбинең үзенең килүе кирәк.
-
Сарманда яшь комбайнчылар арасында "Хезмәт кешесен данлыйбыз" дигән конкурс бара
Бүген Сарман аграр көллияте базасында республиканың яшь комбайнчылары арасында "Хезмәт кешесен данлыйбыз" ("Славим человека труда") дип исемләнгән конкурс бара. Анда 15 районнан килгән 30 яшькә кадәрге булган алдынгы комбайн экипажлары катнаша. Конкурс ике көн дәвам итәчәк. Тулырак язманы газетаның алдагы саннарыннан укыгыз.
-
Районда көзге чакырылышның беренче "отправкасы" үтте
Бүген көзге чакырылышның беренче төркем егетләре юлга кузгалды. Сарман районыннан - өч, Мөслим районыннан ике егет Мәскәү өлкәсе һәм Әстерханга Ватан алдында бурычларын үтәргә киттеләр. Аларны озатырга якыннары, дуслары да килгән иде. Республика хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов егетләргә тагын бер кат киңәшләрен бирде, яхшы...
-
Сарманлылар варисларга пенсия тупланмаларын түләү тәртибе белән таныша алалар
Варисларга пенсия тупланмаларын түләү тәртибе Гражданин үзенең җыелган пенсия тупланмаларын үлгәч кемгә калдырачагы һәм аның бүленеше турында алдан кайгыртырга хокуклы. Варисларны билгеләү өчен дәүләт пенсия фондына, яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондына барып гариза язарга кирәк. Гаризада варисларны, шулай ук алар арасында тупланма өлешнең ничек бүленәчәген күрсәтү сорала. Пенсия тупланмаларын кабул...
-
Районда пенсионерлар ярышачак
27 октябрьдә район ветераннар клубында пенсионерлар арасында шахмат, шашка, бильярд, дартс буенча ярышлар үтәчәк. Катнашучыларны теркәү - 8.00 сәгатьтә, ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана.