22 октябрь 2015 яңалыклары
-
Районда зона семинар-киңәшмәсе үтте
Бүген районда терлекчелектә тугыз ай нәтиҗәләре һәм терлекләрне кышкы чорда тәрбияләүгә күчерү мәсьәләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч төркеме» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдниов, Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, «Россельхознадзор»ның республика филиалы...
-
Сарман егете Дилүс Гомәров пауэрлифтинг буенча Дөнья чемпионатында җиңү яулады
16-18 октябрь көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә "АЛТЫН ЮЛБАРЫС-IX" ("ЗОЛОТОЙ ТИГР-IX") дип аталган пауэрлифтинг (ятып, штанга күтәрү) буенча Дөнья чемпионаты узды. Ярышларда якташыбыз - Сарман егете, Сарысаз Тәкермән авылында туган Дилүс Гомәров катнашты. Ул аннан бер алтын, бер бакыр медаль алып кайтты.
-
Җәлил китапханәсендә балалар өчен блиц-турнир үткәрелде
20 октябрьдә Әдәбият елы уңаеннан Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә икенче санлы мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары өчен "Якташларыбыз иҗатын беләсеңме?" дигән блиц-турнир үткәрелде, "Якташларыбыз иҗаты" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә 20ләп якташ язучыларыбызның әсәрләре урын алды. Балалар "Шушы яктан, шушы туфрактан" исемле презентация карадылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар, викторина сорауларына...