15 октябрь 2015 яңалыклары
-
Сарман үзәк китапханәсендә Хәтер көне уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды
15 октябрь - Хәтер көне. Ул - дәүләтчелеген, димәк, Татар илен һәм җирен, иманын саклап калу өчен каннарын түккән газиз бабаларыбызны искә алу, милли горурлыгыбызны ныгыту, иман яңарту, татарлыгыбызның әле исән икәнен күрсәтү. Татар милли хәрәкәте 1552 елда Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбызны искә алу йөзеннән ел саен матәм чаралары...
-
Районда көзге кыр эшләре дәвам итә
Шикәр чөгендере 6385 гектардан, ягъни игелгән мәйданнарның 70 процентыннан алынды. Һәр гектардан уртача 311 центнер уңыш алынып, барлыгы 198583 тонна татлы тамыр җыелды. Аның 160 мең тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. Кукуруз силосы әзерләү дә дәвам итә, базларга 60 мең тонна сусыл азык салынды.
-
Ноябрьдә сарманлылар өстәмә ике көн ял итәчәкләр
Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү сәбәпле, 4 ноябрьдә ял көне булачак. 6 ноябрьдә Татарстанда Республика Конституциясе көне уңаеннан ял итәчәкбез. 3 һәм 5 ноябрь көннәрендә, бәйрәм алды буларак, эш көне бер сәгатькә кыскара.
-
Районда оешма-предприятие үзешчәннәренең смотр-концертлары бара
Район мәдәният йортында оешма һәм предприятиеләр үзешчәннәренең смотр-концертлары бара. Сарманлылар алдында беренчеләрдән булып үзләренең осталыкларын мәдәният бүлеге, район үзәк хастаханәсе үзешчәннәре күрсәттеләр. Ә бүген, 15 октябрь көнне, Пенсия фонды идарәсе, яшьләр эшләре һәм туризм бүлеге үзешчәннәре чыгыш ясаячак. 16 октябрь көнне исә сәхнә мәгариф бүлеге сәнгать осталарына биреләчәк. Мәдәният йортына...
-
Ләшәү Тамакта Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә көрәш ярышы үтәчәк
16 октябрьдә Ләшәү Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбенең спорт залында 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Сарман муниципаль районының шәхси-команда Беренчелеге үтәчәк. Ул Татарстан Республикасының атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллинның истәлегенә үткәрелә. Ярышларның оештыручысы - Нәркиз Мөхәммәтов. Ярышларны әзерләү һәм үткәрү буенча җитәкчелекне район яшьләр эше, спорт һәм...