14 октябрь 2015 яңалыклары
-
Сарманда ветераннар һәм пенсионерлар ярышты
Бүген Сарманның "Дулкын" бассейнында ветераннар һәм пенсионерлар арасында йөзү ярышлары үтте. Аның нәтиҗәләре - түбәндә. Ир-атлар 1. Измаил Купаев (Сарман) 2. Раян Әхмәтбаев (Күтәмәле) 3. Зөфәр Юнысов (Мортыштамак) Хатын-кызлар 1. Зөлфия Фәттахова (Саклаубаш) 2. Гөлфия Нәҗметдинова (Саклаубаш) 3. Разия Латыйпова (Җәлил) Шулай ук бүген ир-атлар Сарман гимназиясендә өстәл теннисы ярышларында...
-
Шәрләрәмә авыл җирлегендә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан бәйрәм үтте
Шәрләрәмә авыл җирлегендә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан үткән бәйрәм зур оешканлык белән үткәрелде. Өлкәннәрне иң элек бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады. - Сез күп авырлыклар, зур сынаулар кичердегез.Үз чиратыбызда, без дә сезнең бүгенге тормышыгызны, киләчәгегезне матуррак, яктырак итәргә тырышабыз. Сезгә чын күңелдән иминлек, гомер көзегезнең гел аяз булуын...
-
Сарманлылар гриппка каршы көрәшәләр
Билгеле булганча, грипп вирусы даими үзгәреп тора һәм белгечләр ел саен аның нинди булачагы турында прогнозлар бирәләр. Быелгы фаразларга караганда, массакүләм авырулар күзәтелмәячәк һәм эпидемик хәл чагыштырмача тыныч булачак. Әмма уяулыкны киметергә ярамый. Грипп теләсә кайсы кешене аяктан егарга сәләтле куркыныч авырулардан санала. Аңа бигрәк тә иммун системасы көчсез, йөкле...
-
Югалган Иске Имән авылы кешесе үле килеш табылган
Без Иске Имән авылында яшәгән Гөлүс Фәрхетдиновның югалганы турында язган идек. Кызганычка каршы, аны Карашай Саклау авылы кырында урнашкан күл буенда үле килеш тапканнар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
-
Район эшмәкәрләре берләшергә ниятлиләр
12 октябрьдә район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр, фермерлар республиканың эшмәкәрләргә ярдәм фондының Актаныш районындагы вәкиле Булат Шәйхразиев белән очраштылар. Алты район, шул исәптән безнең районның да, эшмәкәрләренә төрле яклы булышлык итүче Булат әфәнде аларга дәүләт программалары, аеруча популяр булган "Лизинг-Грант", күптән түгел гамәлгә кертелгән микрозаймнар алу тәртипләре турында аңлатты, киңәшләр,...
-
Сарманда хастаханә үзешчәннәренең концерты узды
9 октябрьдә район мәдәният йортында "Без сәнгатьле халык" дип исемләнгән нигезләмә кысаларында район хастаханә үзешчәннәренең концерты узды. Күбрәк фотолар - сылтама буенча.